Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядән тагын биш илгә очышлар яңадан башлана


Копенһаген шәһәре күренеше
Копенһаген шәһәре күренеше

Джибути, Дания, Яңа Зеландия, Көньяк Африка һәм Перу шул исемлектә. Шулай ук, моңа кадәр очышлар торгызылган башка кайбер илләргә рейслар санын арттырачаклар.  

5 октябрьдә Русиядән Джибути, Дания, Яңа Зеландия, Көньяк Африка һәм Перуга очышлар башлана. Бу хакта коронавирус инфекциясен Русиягә алып керү һәм таратуны кисәтү оператив штабының утырыш нәтиҗәләреннән соң билгеле булган.

Шул рәвешле, 5 октябрьдән түбәндәге маршрутларда очышлар рөхсәт ителгән:

Мәскәү – Джибути – атнага ике рейс;
Мәскәү – Веллингтон (Яңа Зеландия) – атнага ике рейс;
Мәскәү – Лима (Перу) – атнага ике рейс;
Мәскәү – Кейптаун һәм Мәскәү – Йоханнесбург (Көньяк Африка) – һәр маршрутта атнага ике рейс;
Петербург – Копенһаген – атнага ике рейс.

Моннан тыш, Һиндстан, Испания, Кыргызстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Үзбәкстан, Япония, Бәһрәйн, Таҗикстан, Шри-Ланкага рейслар саны артачак.

Алданрак Русия 57 илгә очышларын торгызган иде. Шул ук вакытта Танзаниягә илдәге эпидемия вазгыяте сәбәпле 1 октябрьгә кадәр очышлар туктатылып тора.
Танзаниягә очышлар, Төркия белән беррәттән 15 апрельдә туктатылган иде. Башта бу чикләү 1 июньгә кадәр генә дәвам итәр, дип ниятләнде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG