Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Төркиягә очышларны 1 июньгә кадәр туктатып тора


Атнага ике тапкыр Истанбул-Мәскәү рейсы гына калачак.

Русия 15 апрельдән 1 июньгә кадәр Төркиягә авиаочышларны туктатып тора. Мондый карарны дүшәмбе коронавируска каршы көрәш оператив штабы кабул итте. Очышлар Русиядән Төркиянең барлык һава аланнарына да чикләнәчәк. Русия вице-премьеры Татьяна Голикова белдерүенчә, бары тик атнага ике тапкыр Истанбул-Мәскәү рейсы гына калачак. Шулай ук туристларны кайтару рейслары башкарылачак.

Моннан тыш, 1 июньгә кадәр Танзания белән һава бәйләнешләре туктатып торыла. Әлеге илгә очышлар пандемия чорында беренчеләрдән булып башланган иде.

Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова моңарчы бәяләвенчә, Төркиядә коронавирус вазгыяте "бик тиз катлаулана".

2020 елда май аена алынган юлламаларны күп кенә туристлар 2021 елның маена күчергән иде дип искәртә РБК.

2019 елда Төркиядә 7 млн русияле турист буларак барган.

Җомга Төркиядә коронавирус хәлләре турында президентлар Владимир Путин һәм Рәҗәп Эрдоган сөйләшкән иде. Шул ук көнне Русия Төркиягә очышларны туктатып торырга мөмкин дигән хәбәрләр тарала башлады.

Шимбә Истанбулга Украина президенты Владимир Зеленский килде. Аның белән очрашуда Эрдоган Төркия Русиянең Кырым аннексиясен танымый дип белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG