Русия думасының чит ил тыкшынуына каршы көрәш комиссиясе "Дима Яковлев" канунын теләсә нинди чит ил кешесенә карата кулланырга ниятли. Хәзерге вакытта канун өлешчә Русиядән асрамага бала алуны тыя, әмма бу тыю АКШ ватандашларына гына кагыла.
Комиссиядә аңлатуларынча, соңгы вакытта русияләрнең "төп хокукларына һәм ирегенә кул сузучылар" бер американнар гына түгел. Түрәләр фикеренчә, бу күптән түгел узган сайлаулар вакытында аеруча сизелде.
Моңа бәйле, "Дима Яковлев" канунына яңа төзәтмәләр депутатлар каравына октябрьдә үк кертеләчәк.
"Дима Яковлев кануны" (тулы исеме – "Русия ватандашларының төп хокукларын һәм иреген бозуга катнашы булган затларга йогынты чаралары турында") 2012 елда АКШта кабул ителгән "Магнитский акты" һәм Русия түрәләренә һәм көч структуралары вәкилләренә каршы кертелгән чикләүләргә җавап буларак кабул ителде.
Русия документы "Русия ватандашларының төп хокукларына кул сузган АКШ ватандашлары өчен кампа-каршы яклау чараларын" күз уңында тота. Аерым алганда, бу – финанс активларын томалау, Русиягә керүне, милек сатып алуны һәм инвестицияләрдә катнашуны тыю.
Канунда АКШ ватандашларына Русия балаларын, аерым алганда – ватанында кирәкле дәвалану ала алмаган инвалидларны асрамага алуны тыйган пункт та бар. Әлеге канун Русиядә шактый зур ыгы-зыгы тудырды. Канун кабул ителгәннән соң, 60 меңнән артык кеше урамга чыкты, берничә йөз мең кеше канунга каршы петиция имзалады.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!