Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасына намзәтләр электрон тавыш бирүне гамәлдән чыгару яклы комитет оештырган  


Комитетның максаты – Мәскәүдә узган электрон тавыш бирү нәтиҗәләрен гамәлдән чыгару, шулай ук киләчәктә сайлауларда бу алымны кулландырмау.  

Русия думасына төрле фиркаләрдән Мәскәү намзәтләре төркеме электрон тавыш бирүне гамәлдән чыгару яклы коалиция комитеты оештырган. Бу хакта "Яблоко" фиркасеннән намзәт Марина Литвинович хәбәр итә.

Комитет оештыру турындагы гаризаны имзалаучы намзәтләрнең күбесе "Акыллы тавыш бирү" проекты тарафыннан хупланган һәм үз бүлгеләрендә хакимият намзәтләреннән соң икенче урынга чыккан кешеләр.
Гаризаны имзалаучылар арасында "Акыллы тавыш бирү" хупламаган намзәтләр дә бар, мәсәлән Марина Литвинович үзе шундыйлардан.

Комитет гаризасында 17-19 сентябрьдә Русия думасына узган сайлаулар барышында "миллионлаган ватандашның тавышын урладылар", диелгән. Комитетның максаты – Мәскәүдә узган электрон тавыш бирү нәтиҗәләрен гамәлдән чыгару, шулай ук киләчәктә сайлауларда бу алымны кулландырмау.
Комитет сайлау нәтиҗәләренә каршы гомумрусия протест чарасы уздырырга, шулай ук мәхкәмәләргә дәгъвалар һәм электрон тавыш бирүне тыю турындагы канун өлгесе әзерләргә ниятли.


Тавыш бирү нәтиҗәләренә күрә, "Акыллы тавыш бирү" хуплаган 15 намзәтнең сигезе Мәскәүдә үз бүлгеләрендә алдынгылыкта булган. Шулай да электрон тавыш нәтиҗәләрен дә өстәгәч, алар хакимият намзәтләренә җиңелде.

25 сентябрьдә КПРФ Русия думасына сайлау нәтиҗәләренә каршы протест чарасы уздырырга ниятли. Моны митинг түгел, депутатлар белән очрашу рәвешендә уздырырга теләсәләр дә, полиция бу чараларның хакимият белән килештерелмәве турында кисәткән.

Үзәк сайлау комиссиясе Мәскәүдәге электрон тавыш бирү нәтиҗәләрен 19 сентябрь, якшәмбе кичендә үк чыгарырга тиеш иде. Шулай да, мәгълүмат чыкмады. Нәтиҗәдә, дистанцион рәвештә бирелгән 2 млн тавыш Үзәк сайлау комиссиясе сайтындагы сайлау нәтиҗәләре таблицасына болай гына өстәлде, диелә. Мәскәүдәге электрон тавыш бирүләрнең рәсми нәтиҗәсе булмавын бәйсез күзәтүчеләр һәм оппозиция тәнкыйтьләп чыкты. Алар хакимиятне хәрәмләшүдә шикләнә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG