Accessibility links

Кайнар хәбәр

КПРФ Мәскәүдәге онлайн тавыш бирү нәтиҗәләрен танудан баш тарта 


Геннадий Зюганов
Геннадий Зюганов

Мәскәү үзәгендә сайлау нәтиҗәләре турында фикер алышу оештырырга булганнар. Митингны уздырырга хакимиятләргә КПРФ фиркасе 6 сентябрьдә үк гариза язган булган, рөхсәт бирелгәнме – билгеле түгел.    

Мәскәүнең Пушкин мәйданында тимер киртәләр корылган һәм автозаклар тора. Бу инстаграмда чыккан язмадан күренә.

Алданрак КПРФ 20 сентябрь көнне Мәскәү үзәгендә Русия думасына сайлау нәтиҗәләре турында фикер алышу уздырырга ниятләгән иде. КПРФның Мәскәү бүлекчәсе лидеры Валерий Рашкин фейсбукта Мәскәүдә узган сайлау нәтиҗәләреннән канәгать булмавын язды һәм Пушкин мәйданына килергә өндәде.

Рашкин шулай ук митинг уздырылачагы хакындагы белдерүнең күчермәсен дә чыгарды. Гариза Мәскәү хакимиятләренә 6 сентябрьдә тапшырылган. Митинг уздырырга рөхсәт бирелгәнме – фиркадәгеләр белми. Мәскәүдә пандемия сәбәпле киңкүләм чаралар уздыруга чикләүләр кертелгән.

Мәскәүдәге бер мандатлы 15 бүлгенең берсендә генә дә намзәтләр "Бердәм Русия"дән яки хакимияттән тәкъдим ителгән намзәтне узып китә алмады. Нагатински бүлгесендә соңга кадәр "Акыллы тавыш бирү" хуплаган намзәт – Анастасия Удальцева (КПРФ) алдынгылыкта булды. Әмма барлык бюллетеньнәр һәм электрон тавыш бирү мәгълүматлары саналганнан соң, "Бердәм Русия"дән Светлана Разворотнева җиңеп чыкты.

Шул ук вакытта, электрон тавыш бирүләр исәпләнмәгәндә, күп өлкәләрдә Алексей Навальныйның "Акыллы тавыш бирү" проекты хуплаган намзәтләр алдынгылыкта булды, әмма алар хакимият намзәтләренә җиңелде.

Мәскәү дәүләт университеты укытучысы, КПРФтан намзәт Михаил Лобанов та "Бердәм Русия" намзәте, телевидение алып баручысы Евгений Поповка җиңелде. Әлеге уңайдан ул Twitter-да "Электрон тавыш бирү Поповка 20 меңнән артык тавыш "ясады". Мин мондый нәтиҗәнең мөмкин түгеллеген беләм. Шуңа күрә электрон тавыш бирү нәтиҗәләре белән риза булмаган барлык намзәтләрне алга таба нишләячәгебез турында фикер алышырга җыелырга чакырам", дип язды.


Үзәк сайлау комиссиясе Мәскәүдәге электрон тавыш бирү нәтиҗәләрен 19 сентябрь, якшәмбе кичендә үк чыгарырга тиеш иде. Шулай да, мәгълүмат чыкмады. Нәтиҗәдә, дистанцион рәвештә бирелгән 2 млн тавыш Үзәк сайлау комиссиясе сайтындагы сайлау нәтиҗәләре таблицасына болай гына өстәлде, диелә. Мәскәүдәге электрон тавыш бирүләрнең рәсми нәтиҗәсе булмавын бәйсез күзәтүчеләр һәм оппозиция тәнкыйтьләп чыкты. Алар хакимиятне хәрәмләшүдә шикләнә.

КПРФ Мәскәүдәге электрон тавыш бирү нәтиҗәләрен танудан баш тартты. Фирка лидеры Геннадий Зюганов фирка тарафдарларын "Подольски курсантлары Мәскәүне яклаган кебек, сайлау нәтиҗәләрен якларга" чакырды.
Алданрак Русиядә "ят агент" дип табылган "Голос" хәрәкәте Мәскәү намзәтләре өчен электрон тавышлар, бюллетеньнәргә караганда, 78 меңгә күбрәк бирелгән булуын хәбәр итте. Хокук яклаучылар фикеренчә, Мәскәүдәге иң аз дигәндә электрон тавыш бирү нәтиҗәләре тулысынча гамәлдән чыгарылырга тиеш.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG