Accessibility links

"Бердәм Русия" думага сайлауда алты төбәктә беренчелеккә чыга алмаган


RUSSIA -- Members of a local electoral commission empty a ballot box at a polling station after the last day of the three-day parliamentary election, in Moscow, September 19, 2021
RUSSIA -- Members of a local electoral commission empty a ballot box at a polling station after the last day of the three-day parliamentary election, in Moscow, September 19, 2021

"Бердәм Русия" илнең алты төбәгендә җиңә алмаган. Бу төбәкләрнең барысында да диярлек соңгы елларда хакимият һәм халык каршылыгы булды. 

Русия думасына сайлауның беренчел нәтиҗәләренә күрә, "Бердәм Русия" күпчелек төбәкләрдә җиңү яуласа да, алты төбәктә җиңелгән.

Ульян өлкәсендә, Якутиядә, Коми республикасында, Мари Илендә, Ямал-Ненец автоном бүлгесендә һәм Хабаровски краенда фиркаләр исемлегеннән беренче урынга КПРФ чыккан. Хабаровски краенда "Бердәм Русия" иң аз – 25 проценттан да түбән тавыш җыйган.

Бу төбәкләрнең барысында да диярлек соңгы елларда хакимият һәм халык каршылыгы булды. Хабаровски краенда губернатор Сергей Фургалның кулга алынуы, Комида Шиес чүп полигоны төзелүе, Ямал-Ненец автоном бүлгесендә Архангельски өлкәсе белән кушылу нияте сәбәпле протест чаралары оештырылган иде.

Үзәк сайлау комиссиясенең беренчел мәгълүматына күрә, "Бердәм Русия" 225 бер мандатлы бүлгенең 195ендә беренчелектә. Калган бүлгеләрнең яртысында КПРФ вәкилләре җиңгән.

КПРФ намзәтләре бер мандатлы бүлгеләрдә җиңә. Аерым алганда, бу Коми, Мари Иле, Якутия, Алтай крае, Иркутски, Омски, Самар өлкәләрендә. "Гадел Русия" – Чуашстан, Байкал арты крае, Новосибирски өлкәсе, Чиләбедә. Ярослав өлкәсендәге барлык ике бүлге дә "Гадел Русия" өчен тавыш биргән. Смоленски өлкәсендә үз фиркасеннән бердән-бер кеше – ЛДПР вәкиле җиңү яулаган. Петербурдагы бүлгеләрнең берсендә Үсеш фиркасе намзәте Оксана Дмитриева алдынгылыкта.

Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматына күрә, Мәскәү вакыты белән 11.45 сәгатькә Мәскәүнең күпчелек бүлгеләрендә "Акыллы тавыш бирү" хуплаган намзәтләр алдынгылыкта булган.

Бу – үзен үзе тәкъдим иткән Анастасия Брюханова, КПРФ намзәтләре Валерий Рашкин, Михаил Лобанов, Анастасия Удальцова, Денис Парфёнов, Сергей Обухов, Михаил Таранцов, шулай ук "Яблоко"дан Сергей Митрохин.

Шулай да, электрон тавыш бирүләр нәтиҗәсендә әлеге намзәтләрнең барысын да, яки барысын да диярлек хакимият фиркасе намзәтләре узып китәр дип фаразлана.

Мәскәүдәге электрон тавыш бирү нәтиҗәләре әле дә игълан ителмәде. Бу оппозиция тарафдарларында һәм бәйсез күзәтүчеләрдә хәрәмләшүләр булырга мөмкин дигән шик уята.

  • Русия думасына сайлауларның бюллетеньнәрнең 98 проценты эшкәртелгән. Федераль бүлге буенча "Бердәм Русия" 49,80 процент ала. Икенче урында КПРФ - 19,05 процент. Өченчедә ЛДПР - 7,48 процент. Биш процентлы киртәне шулай ук "Гадел Русия" (7,14%) һәм "Яңа кешеләр" (5,36%).
  • Бердәм Русия шулай ук бер мандатлы бүлгеләрдә дә алда бара. Алар Думадагы 450 мандатның якынча 315ен алачак. Бу 2016 елгы сайлаудан азрак, ләкин конституцион күпчелекне тәшкил итү өчен (300 урын) җитәрлек.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG