2018 елның җәендә Мәскәү Архангельски өлкәсендә, Шиес станциясендә зур чүп полигоны төзи башлаячагын белдерде. Җирле халык моңа дәррәү каршы күтәрелде, митинглар оештыра башлады, төзелешкә юл куймау өчен чатырлы лагерь булдырды. Башта җирле чара булып башланган протест тиз рәвештә Русия буйлап таралды, Шиес "чүпкә каршы" протестлар символына әйләнде, Шиес активистларын яклап урам чаралары дистәләрчә төбәктә узды.
Протест чаралары ике ел туктамыйча дәвам итте. Узган атна, 9 июнь көнне Архангельски хөкүмәте "Шиес" чүп полигонын өлкәнең приоритетлы проектлар исемлегеннән алып атты. Бу полигонны төзү эшләре тулысынча туктарга мөмкинлеген аңлата.
Азатлык шул уңайдан "Чистая Урдома" инициатив төркем активисты, юрист Сергей Якимов белән сөйләште. Активисттан без протестның ни рәвешле узганы, халыкның хакимияткә ничек тәэсир итә алуы турында сораштык. Архангельски өлкәсе халкының Ненец автоном төбәге белән берләштерү тәкъдименә ничек караганын да сорадык.
— 9 июнь көнне Архангельски хөкүмәте "Шиес" чүп полигонын өлкәнең приоритетлы проектлар исемлегеннән алып атты. Бу нәрсәне аңлата, проект тулысынча туктатыла дигән сүзме? Активистлар бу хәбәрне ничек кабул итте, аны җиңү дип атыйсызмы?
— Әйе, 9 июнь көнне хөкүмәт утырышы булды, ләкин инде аңа кадәр, июнь башында ук кирәкле хокукый актлар кабул ителде: хөкүмәт чүп полигонын төзергә җыенган "Технопарк" белән килешүне гамәлдән чыгарды, проектны приоритетлы проектлар исемлегеннән чыгарды.
Бу нәрсәне аңлата? Димәк, Архангельски өлкәсе хакимияте чүп полигоны проектына ярдәм итүдән туктый. Ләкин бу проект алар тарафыннан түгел, "Технопарк" оешмасы һәм Мәскәү мэриясе тарафыннан башланган иде. Проектны аны башлап җибәргән як ябарга тиеш. Мәскәү әлегә дәшми, берни әйтми. Мин аларга мөрәҗәгать җибәрдем, әлегә җавап юк. Проект авторлары алар икән, димәк алар аны бетерергә тиеш тә.
Тулы җиңү турында әле әйтеп булмый, бу вакытлыча уңыш кына
Безнең активистлар бу вакыйганы бәйрәм итмәде. Әйтик, Архангельски арбитраж мәхкәмәсе полигон янындагы төзелешне туктату карарын кабул иткәч, элекке губернатор вазифасыннан киткәч, бездә хәтта салютлар булган иде. Бу юлы бәйрәм булмады, нәрсә көтәчәген беркем белми. Ярый, тагын бер кечкенә уңыш дип кенә кабул ителде бу. Тулы җиңү турында әле әйтеп булмый, бу вакытлыча уңыш кына. Мәскәү дә бу проекттан баш тартуы турында белдерсен. Активистлар тагын шуны таләп итә: нәрсә төзедегез, барысын да җимерегез, җирдә рекультивизация ясагыз.
— Архангельски хакимияте карарына нәрсә тәэсир итте дип уйлыйсыз? Моңа аларны протестлар мәҗбүр иттеме?
— Хөкүмәт бу карарны үз теләге белән кабул итте дип уйламыйм, алар мәҗбүр булды. Инде ике ел дәвамында бездә протестлар бара, туктамый. Төп сәбәп шул булган дип саныйм.
Икенчедән, бу елның сентябрендә губернатор сайлавы узачак. "Шиес" проектын башлап җибәргән губернаторны (Игорь Орлов — ред.) вазифасыннан инде алдылар, вакытлыча башлык Александр Цыбульский исә сайлауда җиңәргә тели. Аңа сайлауга барырлык нәрсәдер кирәк бит, бу теманы ничек тә "йомшартырга" кирәк инде. Шуңа ул мондый карар кабул итәргә мәҗбүр булды.
Русия президенты сүзләрен дә исәпкә алырга кирәктер. Ябык кабинетларда аның нәрсә әйткәнен белмим мин, ләкин камера алдында ул "халык фикерен исәпкә алырга" дип сөйли иде. Безнең губернатор һәм Мәскәү мэрына да халык фикерен туплау кебек күрсәтмәләр дә бирә иде. Халык фикерен җыю еллар буе сузылды анысы. Президент, бер яктан, халык яклы булды кебек, ләкин, икенче яктан, халык фикерен җыю күпме вакыт алырга тиеш соң, ник моны сузарга кирәк иде? Ярты ел вакыт биргәнсең икән, таләп ит.
92-96% халык "Шиес" полигонына каршы
Без үзебез халык фикерен туплау өчен "Левада-центр" оешмасын, җирле "Фокус" дип аталган тикшерү үзәген җәлеп иттек. Алар нәтиҗәләрне бер айдан да тизрәк бирделәр. 92-96% халык "Шиес" полигонына каршы дигән нәтиҗә чыгарылды. Ник алар моны тиз ясый алды, ә президент кушуы белән хакимият халык сораштыруын бер елдан артык сузды соң? Һәм, иң мөһиме, нәтиҗәләрне алар "дәүләт сере" итеп яшерделәр. Берсе дә анда нәрсә икәнен белми.
— Чүп полигонына каршы протест бик озак дәвам итте һәм шактый көчле булды. Нинди чаралар оештырылды, аларны никадәр уңышлы дип саныйсыз?
— Протест чаралары бик күп булды. Беренче чиратта, митинглар дияр идем. Мәсәлән, үзем яшәгән Урдома бистәсендә генә алты митинг узды. Һәр митингта халык "Губернатор Орловны вазифасыннан алырга", "Шиес проектын ябарга!" дигән шигарләр кычкырды. Бу көчле тәэсир ясаган, дип уйлыйм.
Архангельски өлкәсе һәм Коми республикасының җәмәгатьчелеге киң теләктәшлек күрсәтте, бу да мөһим. Бу "Шиес" проектын җәмәгатьчелек ничек кабул итте? Архангельски өлкәсе – Мәскәүдән чүп китертү өчен уңай төбәк дип күрсәтелде бит. "Синең ватаның – чүплек" дигән образ белән кем ризалашсын? Бу идея кешеләргә нык тәэсир итте. Шуңа кешеләр күтәрелде, митинглар да үткәрде, тавыш та күтәрде. Митинглар Шиес янында гына түгел, Архангельскиның үзендә, Северодвински, Котлас, Коряжма шәһәрләрендә дә узды. Митинглар уза икән, журналистлар алар турында яза, тавыш күтәрелә. Менә бу тавыш бик мөһим булды, мәгълүмат аның ярдәмендә таралды.
Хакимият өчен бәрелеш куркыныч булды, алар шунда ук төзелешне туктатырга булды
Конкрет гамәлләргә килгәндә, без Шиес станциясендә лагерь оештырдык. Җәен дә, кышын да яши алган чатырлы лагерь булды бу. Төп максаты – төзелеш урынында нәрсә булганын күзәтү, контрольдә тоту иде. Шул лагерьдә чиратлашып яшәдек, анда һәрвакыт халык булды. Кирәк булганда, барыбыз да җыела идек. Бәрелешләр дә булып алды, башта "Шиес" полигоны сакчылары белән, аннары Росгвардия белән дә бәрелешләргә дә җитте. Хакимият өчен мондый бәрелеш куркыныч булды, алар шунда ук төзелешне туктатырга булды.
Көн саен без лагерьдән бөтен мәгълүматны интернетка урнаштырып бара идек. Барысы да төзелешнең ничек барганын күрә алды, күпме тонна туфрак чыгарылуын, дистәләрчә гектар урманның киселүен, күпме техника китерелгәнен – барысын да карап булды. Без мәгълүматны чыгара бардык, кешеләр куркынычның никадәр зур булганын күрә алды, мәгълүмати тавыш күтәрелә барды.
Тагын бер мөһим чарабыз булды. Шиес станциясе янында машиналар өчен яхшы юл юк, урман юллары гына. Ягулыкны поезд белән дә китертеп булмый, моның өчен махсус мәйданчык кирәк. Шуңа күрә төзелеш өчен ягулыкны китертү бары тик шул урман юллары аша гына китертеп була. Без ягулыкны мондый юл белән китертүне канунсыз икәнен белдек, бөтен юлларда постлар урнаштырдык. Шул рәвешле без ягулык китертүне туктаттык, төзелеш туктарга мәҗбүр булды. Алар берничә тапкыр ягулыкны боралак ярдәмендә китертеп карады, ләкин бу бик кыйбат булып чыкты.
Урдома администрациясе яхшы юристны яллады, эшне мәхкәмәгә тапшырдык
Моннан тыш зур рольне хокукый һәм сәяси эшчәнлек тә уйнады. Урдома администрациясе яхшы юристны яллады, эшне мәхкәмәгә тапшырдык. Төзелеш өчен корылган барлык биналарны юк итәргә таләп иттек, чөнки канун нигезендә мондый биналар төзелешенә җирле администрация рөхсәт бирергә тиеш, ә мондый рөхсәт бирелмәде. Зур экспертиза ясалды, зур эш булды ул, нәтиҗәдә бу биналар канунсыз төзелде, аларны җимерергә кирәк дигән карар кабул ителде. Бу карар шикаять ителде, якын көннәрдә яңа утырышны көтәбез.
— Сәяси эшчәнлек дидегез, бу юнәлештә нәрсә эшләнде?
Хакимият күрә: алар чүп полигонын ябарга җыенмый икән, халык үзе хакимиятне үз кулына алып, полигонны ябачак
— Мин сәяси эшчәнлек тә зур роль уйный дип әйтер идем. Архангельски өлкәсе һәм Коми республикасының 30лап иҗтимагый оешмасы бер коалициягә берләште, ул "Стоп-Шиес" дип атала. Бу хәрәкәттә сайлау мөмкинлегеннән файдаланырга кирәк дип уйладылар, һәм праймериз үткәреп, халык губернаторын – Олег Мандрыкинны тәкъдим иттеләр. "Яблоко" фиркасе аны үз исеменнән намзәт итәргә ризалык бирде, сүз уңаеннан, барлык башка фиркаләр моннан баш тартты. Мандрыкинга теләктәшлек күрсәтәчәк депутатлар да табылды.
Бу юнәлеш нинди ягы белән уңышлы була ала? Хакимият күрә: алар чүп полигонын ябарга җыенмый икән, халык үзе хакимиятне үз кулына алып, полигонны ябачак. Хакимият моны күрә, моннан курка, һәм "халык губернаторы"на хакимияткә юл куймау өчен ниндидер гамәлләр кылырга мәҗбүр була. Бу зур роль уйный дип саныйм.
— Мондый зур хәрәкәттә, беренче чиратта, кешеләрнең теләге һәм ихтыяры таләп ителә. Ләкин финанс яктан да ярдәм кирәк бит? Активистлар акчаны ничек туплады, кемнәр ярдәм итте?
Бары тик гади халык акчасы гына булды
— Иң башта ук безнең бер лидерыбыз махсус банк картасын ачты, анда акча җыйдык. Акчаны гади халык җибәрде, кем йөз сум, кем бер мең сум. Бары тик гади халык акчасы гына булды. Зур акча күчерсәләр, без моны күрер, белер идек.
Безне гел гаепләп килделәр: протестны бизнес финанслый, чит илләрдән дә финанслар җибәрәләр дип әйтүчеләр дә булды. Әлбәттә, юк. Акчаны гади халык җибәрде, бу җитәрлек булды. Хәзер протестлар кимегәч, акчаны да әзрәк җибәрәләр, тик хәзер зур чыгымнар да юк.
— Сезнең активистларга янаулар булдымы? Активлыкны нинди юллар белән туктатырга тырыштылар?
— Иң башыннан ук иң актив лидерлар турында газетларда яза башладылар. Әллә нинди пычрак нәрсәләрне язып бетерделәр, имеш, фәхишәлек белән дә шөгыльләнәләр, наркотик та саталар, шул пычрак дәрәҗәгә дә җитте. Шуннан соң туктадылар, чөнки моның күләгәсе хакимиятнең үзенә төшкәнен аңладылар.
Мәхкәмә инде бер ел дәвам итә, тикшерү астында булган активистлар Шиеска килә алмый, протестларда катнаша алмый
Мәхкәмәләр, штрафлар, арестлар да күп булды. Бер җинаять эшен дә ачтылар, ул инде бер елдан артык дәвам итә. Имеш, безнең активистлар бер эшчене кыйнаган, аның умыртка сөяген сындарган. Җинаять эшен ачтылар, ләкин бу эшчедә умыртка сөяге сынмаган булып чыкты, аны хәзер качырдылар. Иң мөһиме, мәхкәмә инде бер ел дәвам итә, тикшерү астында булган активистлар Шиеска килә алмый, протестларда катнаша алмый. Шул рәвешле алар кайбер лидерларны протесттан чыгарырга омтылалар. Шундый чаралары да бар.
Моннан тыш берничә тапкыр безнең активистларга боралакка ату, машинага ату, йортка ут төртү кебек яла ягып карадылар. Җинаять эшләрен дә ачтылар, ләкин гаеп белдерүгә кадәр җитмәде, активистларга тап төшереп кенә карадылар.
— Хакимият белән конструктив сөйләшү булганмы соң? Алар ягыннан мәсәләне тыныч кына, сөйләшеп хәл итү омтылышлар күзәтелдеме?
— Вакыты белән конструктив та булды, ләкин ул бик аз иде. Без сөйләшергә бик теләдек, ләкин хакимияткә безгә әйтерлек сүзләре юк иде. Алар үзләре шундый хәл тудырды: бернинди рөхсәт кәгазьләре булмаган хәлдә, инициатива Мәскәүдән килгән килеш бу проектны алып бару. Губернатор безнең белән ничек сөйләшсен инде, безгә ачыктан ялганларга туры киләчәк бит. Ул дөреслекне сөйли алмый бит. Дәвамлы һәм конструктив сөйләшү өчен шартлар булмады.
— Русия буйлап Шиес кебек "кайнар" экологик урыннар күп. Казанда да чүп яндыру заводына каршы протестлар уза, Башкорстанда җәмәгатьчелек шиханнарны саклап калырга тырыша. Бу протестлар уңышка ирешер өчен нәрсә эшләргә кирәк дип саныйсыз? Хакимият халыкны ишетсен өчен, активистларга нәрсә эшләргә кирәк?
— Беренчедән, куркыныч реаль булырга тиеш. Безнең очракта саннарны хакимият үзе яңгыратты: 10 ел дәвамында безгә 20 миллион тонна чүп китереләчәк. Без матур елгабызга карап, монда 20 миллион тонна чүп булачагын аңладык. Куркынычның чын булуына төшендек.
"Чүп китерә башласалар, без рельсларга ятачакбыз"
Икенчедән, каршы тору ихлас булырга тиеш. Бездә кайбер пенсионерлар хәтта "чүп китерә башласалар, без рельсларга ятачакбыз" дип әйтә-яза башладылар. Безнең активистлар бик ихлас рәвештә табигатьне сакларга омтылдылар, бу чын булырга тиеш. Халык урамга чыгып, "вставай, страна огромная" җырын башкарды, видеодагы йөзләргә карап, барлык хисләрнең, елауларның ихлас булуын аңлыйсың. Халык тыныч вакытта мондый җыр җырлый икән, димәк хисләре көчле.
Хакимият органнары белән язышу булырга тиеш, аларга хатларны зур дулкын белән яудырырга кирәк. Кешеләр дәүләт оешмаларына үзләренең фикерләрен белдердергә тиеш, канун нигезендә протест белдерергә теләгәнен аңлатырга тиеш. Миндә хәзер хакимият органнарыннан 1,5 меңгә якын җавап бар, димәк шулкадәр мөрәҗәгать җибәргәнмен.
Инде бу чаралар ярдәм итмәгәч, без юлларны ябарга мәҗбүр булдык. Активистларга моны киңәш итә алмыйм, әлбәттә, ләкин без шулай эшләргә булдык. Без моңа кануни юлларны таптык, кешеләр административ канун бозуга юл куймауда катнаша ала, без шулай эшләдек тә. Без төзелешкә ягулыкны кертмәдек. Канун нигезендә монда узарга ярамый дип аңлаттык. Бу киеренке чара булса да, ул кануни иде.
Протестлар бездәге кебек Росгвардия белән бәрелешүгә җитмәсә иде. Бездә кешеләр зыян күрде, әлбәттә, кулга алулар да булды, штрафлар да булды.
— Күптән түгел Архангельски өлкәсенә Ненец автоном төбәген кушу тирәсендә шау-шу күтәрелгән иде. Сезнең тирәдәге кешеләр, гади халык бу тәкъдимгә нинди мөнәсәбәттә булды, нинди фикерләр яңгырады?
Никтер төбәкләрне берләштерү позитив хәбәр булыр дип уйлаганнар
— Безнең губернатор вазифаларын вакытлыча башкаручы үзенең сайлау алды кампаниясен башлаганда, халыкның игътибарын Шиестан читләштерү өчен берәр позитив хәбәр кирәк дип уйлаган. Бәлки үзе уйлагандыр, ә бәлки бу Мәскәүдән тәкъдим ителгәндер, андый мәсәләләр алардан тыш хәл ителмидер. Никтер төбәкләрне берләштерү позитив хәбәр булыр дип уйлаганнар.
Архангельски өлкәсе халкының мөнәсәбәтен төгәл әйтә алмыйм, ә менә Ненец төбәге тулысы белән бу тәкъдимгә каршы чыкты. Безнең активистлар арасында аларга теләктәшлек белдерү булды. Ике ел дәвамында безнең халыкта хакимияткә карата тәнкыйди караш шундый көчәйде, нәрсә генә тәкъдим итсәләр дә, позитив кабул итә алмаячакбыздыр. Хакимияткә халык хәзер берничек тә ышанмаячак, һәм дөрес эшләячәк тә, чөнки ике ел дәвамында бездә халыкны җәберләделәр. Бер айда гына бу хәлне үзгәртеп булмый.
Шуңа безнең активистлар шулай диде: Ненец төбәге халкы берләштерүгә каршы икән, ник без көчләп берләштерүне якларга тиеш соң. Көчләп берләштерергә ярамый. Шуңа без аларга теләктәшлек белдердек. Хакимият сайлау алды позитив хәбәр урынына яңа низаг, "яңа Шиес"ны булдырды.