Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ вәкилләр пулаты Кремльгә чикләүләрне киңәйтүне хуплады


Русиянең 35 эшкуарына, түрәсенә һәм медиаменеджерына карата чикләүләр кертергә мөмкиннәр. Моны Байден хакимияте хәл итәчәк. Чикләүләр исемлегенә кертеләчәк кешеләрне алданрак оппозиционер Алексей Навальныйның көрәштәшләре тәкъдим иткән иде.

АКШ Конгрессының вәкилләр пулаты 2022 елга саклану бюджеты турындагы канун өлгесен хуплаган. Әлеге канун нигезендә 777 миллиард доллардан артык акча бүлү күз уңында тотыла. Бу – Джо Байден сораганнан шактый күбрәк, дип хәбәр итә "Америка авазы". Саклануга чыгымнар биш процентка диярлек арткан. Чыгымнарның артуын республиканнар таләп иткән.

Канун өлгесен кабул итүгә ризалык белдереп республиканнарның яртысыннан азрагы һәм демократлар — барлыгы 316 кеше тавыш биргән. 113 кеше каршы чыккан.

Гадәттәгечә, канун өлгесе саклану чыгымнары белән беррәттән, үз эченә төрле сәяси тәкъдимнәрне дә алган. Алар арасында Русиягә карата чикләүләрне кырыслату турындагы тәкъдим дә бар. Аерым алганда, өлгегә Русиянең 35 эшкуарына, түрәсенә һәм медиаменеджерына карата чикләүләр кертү мөмкинлеге турындагы төзәтү кертелгән. Моны Байден хакимияте хәл итәчәк. Чикләүләр исемлегенә кертеләчәк кешеләрне алданрак оппозиционер Алексей Навальный көрәштәшләре тәкъдим иткән иде. Мисал буларак, сүз Роман Абрамович, Алишер Усманов, Сергей Собянин, Михаил Мишустин, Дмитрий Песков, Маргарита Симоньян һәм Владимир Соловьёв турында бара.

Тагын бер төзәтмә американнарга беренчел һәм икенчел базарда Русия дәүләт облигацияләре белән операцияләрне тыя. Моннан тыш, документ хакимиятне "Төньяк агым – 2" газүткәргеченә катнашы булган ширкәтләргә каршы кертелгән санкцияләрне туктатып тору хокукыннан мәхрүм итә. Алданрак "Төньяк агым – 2" проектының оператор ширкәтенә карата чикләүләрне бетерү карарын Конгресста тәнкыйтьләп чыкканнар иде.

Узган ел АКШ конгрессы Русия Европага суза торган "Төньяк агым-2" газүткәргеченә каршы яңа чикләүләрне килештергән иде. Бу чикләүләр АКШның 2021 елга саклану өлкәсе бюджеты өлгесенә кертелде. Документка ярашлы, газ торбалары салучы корабларга эретеп ябыштыру җиһазлары куя торган яки аларны заманчалап үзгәртеп кора торган ширкәтләргә каршы чикләүләр кертелде. Моннан тыш, проектта катнашучыларга иминият һәм сертификация хезмәте күрсәтүче ширкәтләргә карата да чикләүләр киңәйтелде.

Алданрак саклану бюджеты өлгесен Сенат та кабул иткән иде. Соңгы варианты пулатлар арасында киңәшләшү барышында хупланачак. Гадәттә бу ел ахырында була.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG