Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мәктәпләренең 16 сыйныфында белем бирү туктатылган


1 сентябрьдән белем бирү оешмаларында 36 кеше коронавирус йоктырган.

Татарстан мәктәпләрендә 16 класс белем бирүне туктаткан. Бу хакта 24 сентябрьдә Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина матбугат очрашуында белдерде.

"Узган тәүлектә мәктәпләрдә иртәнге фильтр вакытында 380 бала өйләренә кайтарылып җибәрелде. Бу температуралы, йә респиратор авырулар йоктыручылар. 1 сентябрьдән белем бирү оешмаларында 6 833 бала кабул ителмәде. Бүгенгә Татарстан мәктәпләренең 16 сыйныфында укыту оештырылмаган. Бу – 305 бала. Азнакайда 14 сыйныф, Баулыда 2 сыйныф өйләрендә утыра", диде ул.

Уку елы башыннан мәгариф оешмаларында 36 кеше коронавирус йоктырган. Мәктәп укучылары арасында тугыз очрак, югары уку йорты студентларында – 10, мәктәп хезмәткәрләре арасында 13 очрак теркәлгән.

Бер атна эчендә Татарстанда короанвирус йоктыручылар саны 4,5 процентка арткан. ОРВИ белән авыручылар, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 1,3 тапкырга үскән.

"Без әлегә яңа чикләүләр кертмибез. Әгәр вакцина ясату активлашмаса, авырулар саны артса һәм бу сәламәтлек саклау системы эшен катлауландырса, яңа чикләүләр кертүне инкарь итмибез", диде Авдонина.

Моңа кадәр Башкортстанның 12 районында мәктәп укучыларын дистанцион укуга күчерделәр. Ул 22-23 сентябрьдә башланып, ике атна дәвам итәчәк. Исемлеккә Әбҗәлил, Балтач, Бәләбәй, Белорет, Бишбүләк, Бүздәк, Бөрҗән, Гафури, Чишмә, Мишкә, Стәрлебаш, Яңавыл районнары кертелгән.

Узган тәүлектә Татарстанда 57 кеше коронавирус йоктырган, 36 кеше савыккан. Рәсмиләр сүзләренчә, пандемия башланганнан бирле COVID-19 26 698 очрак теркәлгән. Шушы вакыт эчендә 728 кешенең гомере өзелгән. Республикада коронавирустан вакцина ясатучылар саны нык кимегән. Бүгенгә 1 млн 71 мең кеше вакцина кадаткан.

Башкортстанда коронавирус белән авыручылар кискен арткан. Соңгы тәүлектә 355 кеше COVID-19 йоктырган. Бер тәүлек эчендә 19 кешенең үлеме турында хәбәр иттеләр.

Русиядә үлүчеләр саны буенча антирекорд куелды. Узган тәүлектә 828 кешенең гомере өзелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG