Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә социаль яктан куркыныч балаларны ачыклау системы әзерләнә


Мондый укучыларны язма эшләрен тикшереп ачыклаячаклар. Системга 2022-204 елларда 1,6 миллиард сумга якын акча бүлеп биреләчәк.

Русия хакимияте "социаль яктан куркыныч һәм үз-үзен тотышында деструктив үзгәрешләр булган" мәктәп укучыларын ачыкларга ярдәм итә торган систем булдырырга ниятли. Андый укучыларны язма эшләрен анализлау нәтиҗәсендә ачыклаячаклар. Системга 1,6 миллиард сумга якын акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта 2022-2024 елларга бюджет өлгесенә аңлатма язуына сылтама белән РБК хәбәр итә.

Систем балаларны "үзләренең яки башка кешеләрнең сәламәтлегенә һәм гомерләренә куркыныч китерердәй гамәлләр кылырга" этәрерлек мәгълүматны күзәтергә тиеш була.

Системны әзерләү өчен акча 2018 елда Русия президенты Владимир Путин кушуы белән оештырылган "Яшьләр мохитен өйрәнү һәм күзәтү үзәге"нә ( АНО "ЦИСМ") биреләчәк.

2022 һәм 2023 елларда оешма 551шәр миллион сум, ә 2024 елда 555,7 миллион сум алыр дип көтелә.

РБК язуынча, 2021 елда үзәккә системны эшләп чыгару өчен резерв фондтан 245 миллион сум бүленгән булган. Әмма акча әлегә күчерелмәгән.

Русия Думасының мәгариф һәм фән комитеты рәисенең беренче урынбасары Олег Смолин әйтүенчә, әлеге системны әзерләү фикере белем бирү оешмаларындагы көч куллану очракларыннан соң туган булуы бар.

Дүшәмбе иртәсендә Пермь дәүләт университетында Тимур Бекмансуров атыш башлады. Алты кеше һәлак булды. 43 кеше яраланды. Әлегә ул хастаханәдә.

2021 елның май аенда Казанда 19 яшьлек Илназ Галәвиев 175нче гимназиядә ут ачкан иде, тугыз кеше һәлак булды, 23 кеше яраланды. Галәвиев кулга алынды һәм аңа күп кеше үтерү турында җинаять эше ачылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG