Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марат Әхмәтов Русиядә татар теленең киләчәге өметле түгел дип саный


Марат Әхмәтов
Марат Әхмәтов

Аның сүзләренчә, татарлар күпләп рус телен камил дәрәҗәдә өйрәнергә мәҗбүр.

Русиядә яшәү мохите татар теленең киләчәгенә өметле карамый. Бу хакта 24 сентябрьдә Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары, Татарстан президенты крашында татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов Казанда узган "Туган тел – тарихи хәтер һәм мәдәни мирас чыганагы" дип аталган Русия күләм фәнни җыенда белдерде.

"Безнең республикада туган телләрне саклау проблемы бар. Чөнки безнең уртак мохитебез – Русиядә яшәү мохитебез татар теленең киләчәгенә өметле карамый. Шунлыктан без рус телен камил өйрәнер өчен күпләп яраклашырга мәҗбүрбез. Мин горурланып әйтә алам, безнең республикада татарлар рус телен бик яхшы беләләр", диде ул.

Әхмәтов татар теленең язмышына йогынты ясый торган дүрт мәсьәләне атады. "Беренчесе – гаиләдә мөнәсәбәт. Икенчесе – яши һәм эшли торган урында милли мохитнең нинди булуы. Безнең Татарстанда да татар теленең киләчәк язмышы өчен бу бик җитди проблем. Өченчесе – милли мәгариф һәм милли мәдәниятнең торышы. Дүртенче сәбәп – җитәкчелек, хакимиятнең бу мәсьәләгә мөнәсәбәте. Хәтта Татарстанда да татар теле ике дәүләт теленең берсе булуына карамастан, җитәкчелекнең төрле дәрәҗәсендә бу мәсьәлә төрлечә караган җитәкчеләр бар", диде Марат Әхмәтов.

"Туган тел – тарихи хәтер һәм мәдәни мирас чыганагы" дип аталган Русия күләм фәнни җыен Казанда 23-24 сентябрьдә узды. Анда Татарстан белгечләреннән тыш, Русия төбәкләреннән дә вәкилләр катнашты. Ахырдан конференциягә җыелучылар башкарма хакимияттән Русиядә халыкларның телләрен саклау һәм үстерү буенча федераль програм раслауны сорды. Әлеге мөрәҗәгать фәнни конференциянең резолюциясенә кертелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG