Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Русия халыклары телләрен саклау һәм үстерү федераль програмын булдырырга сорадылар


Татар теле дәресе, архив фотосы
Татар теле дәресе, архив фотосы

Әлеге тәкъдим "Туган тел – тарихи хәтер һәм мәдәни мирас чыганагы" дигән Русиякүләм фәнни конференциясе резолюциясенә кертелде.

Тел галимнәре Русия халыклары телләрен саклау һәм үстерү федераль програм кабул итәргә өндәде. Мондый тәкъдим 23-24 сентябрь көннәрендә Казанда узган "Туган тел – тарихи хәтер һәм мәдәни мирас чыганагы" дип аталган фәнни конференциясендә яңгырады, ул чара резолюциясе проектына кертелде.

Моннан тыш резолюциядә милли мәгариф үсеше "юл карталарын" гамәлгә кую эшен дәвам итәргә кирәклеге турында сүзләрдә кертелде. Туган телләрне һәм әдәбиятларны укытуда педагогик кадрларны әзерләү сыйфатын арттыру, туган телләрне үстерүдә инновацион алымнарны кертү, иҗтимагый оешмаларга телләрне популярлаштыру проектларын күбрәк оештыру да чара нәтиҗәләрендә әйтелде.

Шул ук вакытта конференция резолюциясендә катнашучылар "Русиядә яшәүче халыкларның кыймәтләрен һәм гореф-гадәтләрен популярлаштыруга юнәлгән дәүләт һәм җәмгыять тырышлыгын уңай бәялиләр" диелгән.

"Туган тел – тарихи хәтер һәм мәдәни мирас чыганагы" дип аталган фәнни конференция Казанда беренче тапкыр оештырылды. Ул Татарстанда игълан ителгән туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан үткәрелде. Чараны Татарстанның архив эшләре комитеты оештырды. Чараны ел саен үткәрү тәкъдим ителде.

Конференциядә "туган телләрне саклау һәм укытуда дөнья һәм ил тәҗрибәсе", "туган телләрне үстерүдә инновацион алымнар", "туган телләр – глобаль җәмгыять кыймәте" темаларына панель дискуссияләре оештырылды.

2021 ел Татарстанда "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" буларак үткәрелә. Республикада бу уңайдан төрле чаралар үткәрелә.

Туган телләргә багышланган елда Казан мэриясе дә татар теленә игътибар арттыру өчен берничә чара оештыра. Алар арасында яшьләрдә татар телен үстерү проектлары өчен "Үз телем" гранты, "Хәрәкәттә-бәрәкәт" ачык һавада татар телле күнегүләр чарасы бар.

20 сентябрь көнне Казан шәһәре метрополитенында Татарстандагы төрле туган телләргә багышланган махсус тематик поезд йөри башлады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG