Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан метросында туган телләргә багышланган поезд йөри башлады


Ул казаннарны һәм башкала кунакларын Татарстандагы телләр һәм аларның үзенчәлекләре белән таныштырачак, туган телне белергә, төрле телләрне өйрәнергә өндәячәк.

20 сентябрь Казан шәһәре метрополитенында Татарстандагы төрле туган телләргә багышланган махсус тематик поезд йөри башлады. Ул республикада туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырылды. Поезд метрода ел азагына кадәр йөриячәк.

"Алты вагон эчтән дә, тыштан да милли этник бизәкләр белән бизәлгән, аларда сөйләм фразалары, төрле телләрдә популяр гыйбарәләр язылган. Пассажирлар яшь Тукай белән фотога төшеп, тәкъдим ителгән сүзләрдән шагыйрьнең атаклы шигырьләрен төзи ала", дип аңлатты Казан башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Алты вагоннан торган поезд тышкы яктан тулысынча рәсемнәр һәм төрле телләрдәге фразалар белән бизәлгән. Поезд эчендә исә татар, урыс, чуаш, мари, удмурт һәм башка телләр турында кызыклы фактлар, гади һәм үзенчәлекле сүзләр-гыйбарәләр тәкъдим ителгән. Татар теленә поездда аеруча зур урын бирелгән.

Мисал өчен татар теленә багышланган вагонда урысча-татарча иң кирәкле сүзләр сөйләүлеге, татар әдәбияты турында кызыклы фактлар, юмор белән татар телендә озын сүзләрне кабатлау тәкъдиме, тизәйткечләр, мәкальләр, "татар телендә аралашучыларга 100 лайк" кебек плакатлар эленгән.

Аерым вагон Идел буе халыклары телләренә багышланган, анда чуаш, мари, удмурт, мордва, башкорт телләре турында кызыклы фактлар, шул телләрдә "мин сине яратам" гыйбарәсе, тизәйткечләр һәм башка мәгълүмат китерелгән.

Гүзәл Сәгыйтова әлеге поездны туган телләр елына багышланган проектларның кульминациясе дип атады. Моннан тыш бу атна Казанда "Итил" фестивале узачак. "Казан" гаилә үзәге янында оештырылачак фестивальдә Идел буенда яшәүче халыкларның театры, музыкасы, гореф-гадәтләре һәм заманча сәнгате яңгыраячак.

Туган телләргә багышланган елда Казан мэриясе татар теленә игътибар арттыру өчен берничә чара оештыра. Алар арасында яшьләрдә татар телен үстерү проектлары өчен "Үз телем" гранты, "Хәрәкәттә-бәрәкәт" ачык һавада татар телле күнегүләр чарасы бар.

Моннан тыш Казанда мэрия хезмәткәрләре һәм кешеләргә хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр өчен татар теле дәресләре дә оештырылды.

2021 ел Татарстанда "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" буларак үткәрелә. Казан мэриясе бу уңайдан, татар иҗтимагый активистларын җыеп, тәкъдимнәр җыйган иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG