Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мэриясе хезмәткәрләре өчен татар теле дәресләре башланды


КФУда уздырылган татар теле курслары, архив фотосы
КФУда уздырылган татар теле курслары, архив фотосы

Курслар татар телен башлангыч дәрәҗәдән өйрәнү һәм тел шомарту дәресләреннән тора.

7 июньнән Казан башкарма комитеты хезмәткәрләре өчен татар телен өйрәнү курслары башланды. Моның турыда мэриядә узган утырышта Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова белдерде. "Безнең өлкәдә халык белән турыдан-туры бәйләнеш бара, димәк, телне белү бик кирәк", дип әйтте ул. Әлеге дәресләр Татарстандагы туган телләр елына багышлап үткәрелә.

Түрәләр өчен дәресләр ике төркемгә бүленеп алып барыла: татар телен башлангыч дәрәҗәдә үзләштерү һәм телне камилләштерергә теләүчеләр өчен. Дәресләргә йөрү ихтыяри. Курслар атнага ике тапкыр үткәрелә, әлегә һәр төркемгә барлыгы 12 дәрес каралган. Курсны "Сәлам" дәреслеге авторы Рашат Якупов белән Иннополис мәктәбе укытучысы Альберт Сәмигуллин әзерләгән.

"Телне иркен белү хезмәттәшләр белән элемтәне тагын да җайларга, татар телебезне үстерергә һәм сакларга мөмкинлек бирәчәк", диелә тел мәдәнияте өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге сәхифәсендә.

Бу көннәрдә шулай ук хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре өчен татар теле курслары тәмамланды. Укуны тәмамлау турында сертификатларны 20 кеше алды. Курсларда катнашучылар арасында кунакханә, рестораннар хезмәткәрләре һәм хуҗалары булган.

Туган телләргә багышланган елда Казан мэриясе берничә татар теленә игътибар арттыру чарасын оештыра. Алар арасында яшьләрдә татар телен үстерү проектлары өчен "Үз телем" гранты, Казан метросында туган телләргә багышланган поезд, "Хәрәкәттә-бәрәкәт" ачык һавада татар телле күнегүләр чарасы бар.

Татарстан түрләре өчен татар теле курслары былтыр Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында да оештырылган иде. Анда 31 кеше укып чыкты.

2021 ел Татарстанда "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" буларак үткәрелә. Казан мэриясе бу уңайдан, татар иҗтимагый активистларын җыеп, тәкъдимнәр җыйган иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG