Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан метросында туган телләргә багышланган поезд җибәреләчәк


Казан метросы, архив фотосы
Казан метросы, архив фотосы

Моннан тыш Казан урамнарында, кунакханәләрдә татар телен башлангыч дәрәҗәдә өйрәнү видеороликлары күрсәтеләчәк.

Май аенда Казан метросында туган телләр елына багышланган тематик поезд җибәреләчәк. Бу хакта туган телләр елына багышланган Казан мэриясе проектлары турында матбугат очрашуында Казан башкарма комитеты башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова белдерде.

"Метро – популяр һәм күп кеше йөргән транспорт, шуңа анда барганда казаннар һәм шәһәр кунаклары төрле телләр турында кызыклы мәгълүмат күрә алачак. Бер вагон татарча, икенчесе урысча, өченчесе – марича, чуашча һәм башка телләрдә булачак. Һәр халык мөһим, һәр тел мөһим", дип белдерде ул.

Моннан тыш 26 апрельдән Казан урамнарында, метрода, кунакханәләрдә урнашкан дигитал экраннарда татар телен өйрәнүчеләр өчен кыска видеоязмалар чыга башлаячак. Әлеге видеоязмалар татар теленең нигезләрен өйрәтәчәк, диде Сәгыйтова.

Казан башкарма комитеты яшьләрдә татар теленә кызыксыну уяту максатыннан "Үз телем" бәйгесен дә игълан итте. Бәйгедә мәктәп укучылары, студентлар һәм 35 яшькә кадәр яшьләр катнаша ала, аларга татар телен популярлаштыру, өйрәтү проектларын тәкъдим итү кирәк булачак. Бәйге җиңүчеләре өчен 1 миллион сумлык фонд әзерләнгән.

Хәзерге вакытта Казан мэриясе кафелар, кибетләр һәм кунакханәләр өчен татар теле курсларын үткәрә. Аларда 70тән артык кеше катнашу гаризасын биргән, гаризалар бирү дәвам итә, диелде. Алга таба татар теле курслары Казан мэриясе түрәләре өчен дә үткәреләчәк, алар телне башлангыч дәрәҗәдә өйрәнү һәм камилләштерү юнәлешләрендә узачак, диелде матбугат очрашуында.

2021 ел Татарстанда "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" буларак үткәрелә. Казан мэриясе бу уңайдан, татар иҗтимагый активистларын җыеп, тәкъдимнәр җыйган иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG