Accessibility links

Кайнар хәбәр

Telegram-да татарчага тәрҗемәне тикшерүче уен боты барлыкка килде


"Chamala" сайты күренеше
"Chamala" сайты күренеше

Бот татарча сүзне биреп, аның аудио яңгырашын тәкъдим итә. Шулай ук кулланучыга дөрес тәрҗемәне сайлау мөмкинлеге бирелә.

Telegram-да "Chamala" дип аталган татарчага тәрҗемәне тикшерүче уен боты ясалган. Моның хакта Азатлыкка проект авторы Марат Фәйзрахманов хәбәр итте. Моңарчы ул татар телен өйрәнү һәм гамәлдә куллану өчен сайт булдырган иде.

Бот кулланучыга очракты сүз тәкъдим итә, аның аудио яңгырашы да бирелә. Сүзнең өч төрле тәрҗемә варианты бирелә, кулланучыга дөресен сайларга кирәк. Моннан тыш програм дөрес һәм дөрес булмаган җаваплар статистикасын да тәкъдим итә.

"Татар телен өйрәнү өчен тулы экосистем кирәк дигән нәтиҗәгә килдем. Кемгәдер телне сайттан өйрәнү җайлырак, кемгәдер смартфоннан гына бот аша өйрәнү һәм уйнау кулайрак. Шуңа күрә мондый програмны булдырырга кирәк дип санадым", диде Фәйзрахманов Азатлыкка. Аның сүзләренчә, мондый ботны ясау күп вакыт алмый, аның якынча сигез сәгать вакытын алган.

Өйрәнү өчен кирәкле сүзләр базасы "Chamala" сайтыннан алынды, диде ул. Сайтның коды үзе тулысынча яңадан язылды, әлегә анда дүрт уен тәкъдим ителә. Сүзләр базасына берничә йөз берәмлек өстәлде, дип сөйләде сайт авторы.

Элекгрәк Иннополиста яшәүче Фәйзрахманов Азатлыкка татар телен өйрәнү һәм гамәлдә куллану өчен "Chamala" дип аталган сайты турында сөйләгән иде. Әлеге проектта татар телен өйрәнүчеләр өчен берничә уен тәкъдим ителә.

Бу атна Казанда узган һакатон чарасында да берничә татар телен өйрәнү проекты тәкъдим ителде. Мондый проектларның берсен тәкъдим иткән Магомед Магомедов туган телләрне саклау һәм үстерү өчен яшьләр күп вакыт үткәргән мәйданчыкларга игътибар итәргә кирәк дип белдерде. "Мәсәлән, яңа чыккан айфонга күзәтүләр, киберспорт чараларына туган телдә трансляция ясау, компьютерлар өчен татарча видеоуеннар һәм башкалар – менә мондый продуктлар белән туган телләргә ихтыяҗ артырып булачак", дип сөйләде ул Азатлыкка.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG