Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марат Фәйзрахманов: "Татар телен уен рәвешендә өйрәнү ихтыяҗы зур"


Альбина Хөсәенова һәм Марат Фәйзрахманов
Альбина Хөсәенова һәм Марат Фәйзрахманов

Иннополиста эшләүче Марат Фәйзрахманов татар телен өйрәнү һәм гамәлдә куллану өчен "Chamala" дип аталган сайт эшләгән. Азатлыкка ул үз проекты һәм татар телендә ихтыяҗ булган контент турында сөйләде.

Соңгы айларда татар телен өйрәнү төркемнәрендә chamala.ru сайты турында фикерләшүләр барлыкка килде. Әлеге проектта татар телен өйрәнүчеләр өчен берничә уен тәкъдим ителә. Сайтны Иннополиста яшәүче Марат Фәйзрахманов ясаган.

Марат тумышы белән Түбән Камадан. Соңгы 5 елда Иннополис шәһәрендә яши, FrontEnd юнәлешендә эшли. Ул сайт турында Азатлыкның берничә соравына җавап бирде.

— Марат, татарча IT-проектлар ясау очраклары күп түгел. Сез моның белән нигә шөгыльләнә башладыгыз? Иннополиста татар теле белән кызыксыну бармы?

Марат Фәйзрахманов
Марат Фәйзрахманов

— Иннополис университетында эшли башлаганнан ук, без Альбина Хөсәенова белән бергә татар телендә сөйләшү клубын оештырган идек. Бу клубта яшьләр белән татарча аралаштык, төрле дөньякүләм танылган фильмнар трейлерларын татарчага тәрҗемә иттек, өстәл уеннарын татарча уйнадык, үзебезчә "Alias" уенын татарчага аудардык. Шул вакытта татар телен уен рәвешендә өйрәнү ихтыяҗы нык сизелде, шулай итеп, уеннар уйнап, тел өйрәнү проектына тотындым да.

Үзем дә татарча теләп сөйләшүчеләр белән татарча сөйләшәм, аралашам. Кешеләр белән, гадәттә, татарча исәнләшәм, кеше кимендә бер җөмлә татарча җавап бирсә, димәк, ул татарча сөйләшергә тели.

— "Chamala" проектын озак ясыйсызмы соң? Аны кемнәр белән эшлисез?

— Бу проектны башлау тарихы бик кызык булды. Иннополис мэры бер тапкыр миннән татар телендә кимендә 100 иң мөһим гыйбарә белән исемлек сораган иде. Мин аңа бу исемлекне әзерләргә вәгъдә бирдем дә, шуннан соң бу эшне оныттым. Ярты елдан соң мин өйләндем, ә теркәлү тантанасын нәкъ мэр алып барырга тиеш иде.

Шулай итеп, мин бер кич эчендә аңа MVP (минималь продукт) әзерләп бирдем. Проект шулай туган дип әйтә алам. Эш инде бер ел чамасы бара, үземнең портфолио өчен дә файдалы булыр дип уйлыйм. Хәзерге сайт вариантын без бер ай чамасы ясыйбыз.

Кемнәр ярдәм итә дигәннән, алар ике кеше: дусларым Миләүшә Гәрәева белән Галина Бисарнова. Миләүшә сүзләр, гыйбарәләр җыю белән шөгыльләнә, шулай ук үз тавышын яздыра. Галина исә дизайнер, сайт стилен әзерли. Кызлар бик тырыш, эш түләүсез бит, шулай да бик теләп ярдәм итәләр.

Гомумән, сайтка теләктәшлек шактый зур дияр идем. Фикер язучылар, калдыручылар күп, хаталар да табалар, кушымтасын булдыруны да сорыйлар, техник киңәшләр дә бирәләр.

— Хәзер сайтыгызда нәрсә бар?

— Хәзерге вакытта сайтта 3 интерактив уен җыелган. Беренче уенда укучыларга сүзне дөрес итеп тәрҗемә итәргә тәкъдим ителә. Урысча сүз язылган, аның татарчасының әйтелеше тәкъдим ителә. Сайт кулланучы татарча сүзнең дөрес язылышын табарга тиеш. Безнең базада инде 100дән артык сүз бар, якын арада тагы да күбәйтергә телибез.

Икенче уен да бу принципка корылган, тик биредә сүзләрне түгел, әзер гыйбарәләрне дөрес тәрҗемә итәргә кирәк. Аудиолар шулай ук тәкъдим ителә. Әлегә 40лап гыйбарә бар, шулай ук бу бүлекне дә зур яңарту көтә.

Өченче уен исә татар теле төзелешен аңларга теләүчеләр өчен. Диктор җөмләне әйтә, укучыларга бу җөмлә сүзләрен дөрес тәртиптә җыярга кирәк.

— Телне уен аша өйрәнү юнәлеше бик перспектив булып күренә. Алга таба ничек "үсәргә" телисез? Татарча башка проектларны ясау теләге бармы?

— "Chamala" сайтында телне өйрәнә башлаучылар өчен тулыканлы курс ясарга телим, бу эш планда. Шулай ук сайтка керүчеләргә шәхси кабинет ясау теләге дә бар.

Сүз уңаеннан, хәзер чит илләрдә яшәүче татарлар өчен сайтның латин имласында версиясен ясарга уйлыйбыз. Кирилл хәрефләрен танымаучыларга алай җиңелрәк булырдыр.

Тагын башка проектларда катнашу кызык булыр, дип уйлыйм, ләкин буш вакытым бик аз шул, шуңа тагын кайдадыр катнаша алачагыма шикләнәм. Гомумән, IT-продукт булдыру – арзан эш түгел. Аерым дизайнга килгәндә дә, аларның базар бәйсе югары.

— Татарча заманча контент җитәрлек дип саныйсызмы? Андый контентка ихтыяҗ бармы?

— Мин һаман интернетта заманча һәм җиренә җиткереп эшләнгән татар теле үзөйрәткечен таба алмыйм. Кушымталар, заманча әсбаплар турында әйтәсе дә юк. Әле "Әйдә! Online" курсларын тирәнтен карамадым, аларны якынрак өйрәнү ниятем бар. Бәлки, бергәләп эшләп тә булыр, мәсәлән, "Әйдә! Online"да курс үтеп, безнең тренажерларда белемнәрегезне тикшерегез дип, уйлыйсы бар.

Үзем Memrise сайтында татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен махсус курс әзерләгән идем, анда татарча иң кирәк сүзләрне тупларга тырыштым. Тик бу башка нәрсә, системлы эш түгел.

Татарча кушымталар бик кирәк дип уйлыйм. Булган тәҗрибәләрдән – Duolingo кушымтасын атар идем, ул миңа бик ошый. Мин аларга хәтта язып, татар теле турында сорашкан идем, алар татарча курс булдырырга планлаштырылмый дип җавап бирделәр.

— Үзегез яшьләрдә татар телен популярлаштыру өчен нинди юллар күрәсез? Татарча нәрсәләр кирәк?

— Татарча контентның зур проблемы шунда: ул бары тик "эчке куллану" өчен яраклы. Ягъни болай да татарча иркен аралашкан, татарлык белән кызыксынган аудиториягә.

Телне популярлаштыруның иң кулай ысулы – музыка. Машинасында Салаватның соңгы альбомын тыңлаган урыс телле кешене очратканым юк. Татарда да уңышлы җырлар бар бит, әйтик Tatarka-ның "Алтын" җыры. Бу җырны милләтенә карамастан күп кешеләр тыңладылар, үзләре дә җырлардылар, интернетта сүзләр тәрҗемәсен эзләделәр. Менә шундый мисаллар күбрәк булырга тиеш дип уйлыйм.

Моны тану кызганыч, тик глобализация шартларында күпчелек мәдәниятләргә дөнья мәдәниятенә интеграцияләнергә туры киләчәк. Бу телләр дә дөнья әдәбиятын, мәдәниятен, җыр-бию өлкәсен тәкъдим итә белергә тиеш. Моны эшләмәгән мәдәниятләр юкка чыгарга мөмкин дип куркам.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG