Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада сайлау нәтиҗәләре белән риза булмаучылар каршылык чарасына чыкты


Бүген, 25 сентябрь, Уфадагы Спорт сарае алдында гадел сайлаулар өчен акция үткәрелде. Ул тавыш бирү нәтиҗәләре белән риза булмаган якынча 70 кешене җыйды.

"ОВД-Инфо" үзенең юридик ярдәм координаторы Федор Телинга сылтама белән акция вакытында полициянең пикетчыларның берсен кулга алуын һәм аңлатма биргәннән соң җибәргәнен яза. Әлеге кеше "Бездән гадел сайлауларны урладылар" дигән плакат белән басып торган.

"Коммерсант-Башкортстан" язуынча, бу чара кешеләрнең коммунист депутатлар һәм сайлауларда җиңелгән Русия Коммунистлар партиясе намзәтләре белән очрашу форматында үткәрелгән.

Бүген, Мәскәү үзәгендәге Пушкин мәйданында, Русия Коммунистлар партиясе оештырган "Гадел сайлаулар өчен" шигаре астында митинг үтте. Анда меңгә якын кеше катнашты. Мәскәү мэриясе митинг уздыруга рәхсәт бирмәде, шуннан соң Коммунистлар партиясе аны сайлаучылар белән очрашу форматында үткәрергә булды. Мәйдандагы полиция халыкны социаль дистанция сакларга өндәде һәм акциянең канунсыз булуын әйтеп торды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG