Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия сайлауларында Социал-демократик фирка алда бара


Канцлер вазифасына намзәт Олаф Штольц фиркадәшләре белән
Канцлер вазифасына намзәт Олаф Штольц фиркадәшләре белән

Яңа канцлер вазифасына Социал-демократик фиркадән намзәт – Олаф Шольц ватандашларын сайлауларның рәсми нәтиҗәләрен көтәргә өндәде һәм илнең бөтенләй яңа төрле хакимият теләвен белдерде.   

Федераль сайлау комиссиясе мәгълүматына күрә, Германия парламенты сайлауларында Социал-демократик фирка җиңеп килә.

Беренчел исәпләүләргә күрә, социал-демократлар консерваторларны 2 процентка узып китеп, алдынгылыкка чыккан. Олаф Шольц фиркасе өчен алманнарның 26 проценты тавыш биргән. Шул ук вакытта лидеры канцлер Ангела Меркель булган Христиан-демократик һәм Христиан-социаль берлек 24 процент кына тавыш җыйган. Шул рәвешле, консерваторлар фирка тарихындагы иң начар нәтиҗәгә ирешкән. Бундестагка шулай ук "Яшелләр", "Азат демократик фирка", "Германия өчен альтернатива" фиркаләре узган.

Яңа канцлер вазифасына Социал-демократик фиркадән намзәт – Олаф Шольц ватандашларын сайлауларның рәсми нәтиҗәләрен көтәргә өндәде һәм илнең яңа төрле хакимият теләвен белдерде. Идарә итүче яңа коалиция хакында Раштуага кадәр килешергә нияте булуын әйтте. Үз чиратында консерваторлар башлыгы Армин Лашет кадрлар алмашы кирәк булуын һәм фирканең экзитпол мәгълүматлары белән канәгать булмавын белдерде. Шулай да, Лашет коалиция төзүдә мандат алырга ниятли.

2021 ел сайлаулары нәтиҗәсенә күрә, 16 елда беренче мәртәбә хакимият хәзерге Германия канцлеры Ангела Меркельдән башка гына оешачак. 67 яшьлек сәясәтче бу сайлауларда катнашмады. Ангела Меркель 2018 елда Христиан-демократик берлек җитәкчелегеннән китүен һәм дүртенче мөддәттән соң канцлер вазифасыннан китәчәген әйткән иде. Ул сайлау бүлгесенә килмәгән һәм почта аша гына тавыш биргән. Үз вазифасында Меркель яңа хакимият оешканга кадәр калачак. Идарә итүче коалиция төзү берничә айга сузылырга мөмкин.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG