Accessibility links

Кайнар хәбәр

NASA галәмгә тарихтагы иң куәтле Landsat 9 иярчене очырачак


NASA сурәте
NASA сурәте

Landsat иярченнәре 50 ел дәверендә өзлексез Җирнең сурәтләре белән тәэмин итеп тора. Җир шарын иярченнәрдән карау планетадагы үзгәрешләрне күзәтү өчен төп корал булып тора.

АКШның аэронавтика һәм галәм киңлеген өйрәнү милли идарәсе (NASA) бүген галәмгә тарихтагы иң куәтле Landsat 9 иярчене очырачак. Нәкъ бу иярченнәр соңгы илле елда өзлексез рәвештә Җирнең сурәтләре белән тәэмин итеп тора.

АКШның геология хезмәте һәм NASA-ның уртак эшчәнлеге — Landsat програмы кысаларында 1972 елдан бирле Җирнең өзлексез рәвештә сурәтләре ясала. Landsat 9 исә Җирне өйрәнүдә тугызынчы һәм иң алдынгы иярчен булачак. Ул югары рөхсәтле камера һәм сизгер инфракызыл датчик белән җиһазландырылган, алар Җирне 11 спектраль диапазонда чагылдырачак.

Landsat 9 Җир тирәли полюслар өстендә 700 километр югарылыкта әйләнәчәк һәм бөтен Җир шарын һәр 16 көн саен төшерә алачак.

2013 елда галәмгә җибәрелгән һәм әле дә кулланылучы Landsat 8 иярчене белән берлектә алар җир шарын һәр сигез көндә бер каплый ала.

Җир шарын иярченнәрдән карау планетадагы үзгәрешләрне күзәтү өчен төп корал булып тора. Аеруча гадәттән тыш һава торышы шартларында, әйтик гарасатлар, штормнар, янгыннар һәм башкалар вакытында.

Landsat 9 иярченен Калифорниядәге Ванденберг хәрби базасыннан бүген Казан вакыты белән кичке сәгать тугызда очыртып җибәрәчәкләр.

Сентябрь башында NASA "Персеверанс" марсоходының Марстан беренче туфрак үрнәге алуын хәбәр иткән иде. "Персеверанс" Марска узган елның июлендә җибәрелде. "Марс-2020" миссиясе кысаларында ул планетада 700 тәүлек эшләячәк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG