Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Персеверанс" Марстан беренче туфрак үрнәге алды


Миссиянең уңышлы узуына ныклап ышану өчен сыйфатлырак ут астында төшерелгән яңа фотосурәтләр кирәк булачак. Яңа сурәтләр җиргә шимбә көнне, 4 сентябрьдә җибәрелер дип көтелә.

"Персеверанс" марсоходы икенче омтылыштан Марстагы тау токымының зур кисәгенең эчке өлешеннән туфрак үрнәге алды. Бу хакта АКШның аэронавтика һәм галәм киңлеген өйрәнү буенча милли идарәсе (НАСА) хәбәр итә.

1 сентябрьдә төшерелгән сурәткә күрә, җайланманың боравы сак кына тишек тишкән. Беренче мәртәбә мондый тишекне 5 августта тишкән иде, ләкин ул чакта үрнәк таралып китте. Бу юлы исә таралмаган, моны үрнәк янында тузан булмавы да раслый. Җиргә җибәрелгән беренче рәсемнәрдән дә резервуар эчендәге үрнәккә зарар килмәвен күрергә мөмкин диелә хәбәрдә.

Шулай да, НАСАда яктылык җитәрлек булмау сәбәпле, сурәтләрнең сыйфаты начар килеп чыгуын искәртәләр. Бу миссиянең уңышлы узуына ныклап ышану өчен сыйфатлырак ут астында төшерелгән яңа фотосурәтләр кирәк булачак. Яңа сурәтләр җиргә шимбә, 4 сентябрьдә җибәрелер, дип көтелә.

Бер ел эчендә марсоход төрле тау токымнарының эчке өлешеннән ике дистәдән артык үрнәк алырга тиеш. Алар НАСА һәм Европа галәм агентлыгының уртак миссиясе кысаларында Җиргә җибәреләчәк.

Апрельдә "Персеверанс" роверы белән бергә Марска китерелгән "Инженьюити" боралагы - башка бер планетада идарәле очыш ясаган моторолы беренче аппарат булды.

"Персеверанс" Марсның Езеро янар тау авызына быел 19 февральдә төшеп утырды. Янар тау авызының эче кайчандыр су белән тулы булган дип фаразлана. Марсоход Кызыл планетада борынгы тереклек формалары эзләрен эзләргә тиеш, кайтканда Җиргә Марс туфрагы үрнәкләрен алып кайтыр дип көтелә.

"Персеверанс" Марска узган елның июлендә җибәрелде. "Марс-2020" миссиясе кысаларында ул планетада 700 тәүлек эшләячәк.

Февраль башында Роскосмос Марс һавасында хлороводород табылуын хәбәр итте. Кайбер аналитиклар моны АКШ һәм Кытайның Марсны үзләштерүдә уңышларына җавап итеп Русиянең дә берәр фәнни казанышын күрсәтергә теләве дип фаразлады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG