Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда COVID-19 сәбәпле 279 мәктәп карантинга ябылган


Республикадагы балаларга белем бирү оешмаларында авыруның биштән артык очрагы ачыкланган вакытта карантин кертелә.

Башкортстанда карантинга ябылган мәктәпләрнең саны 279 га җиткән. Бу хакта бүген Роспотребнадзорның Башкортстандагы идарәсе җитәкчесе Анна Казак хәбәр итте.

"Коронавирус инфекциясе белән бәйле эпидемиологик вазгыять киеренке. Авыручылар арта. Мәктәпләргә карата да чаралар күрәбез, чөнки балалар хәзер бик авырый. Белем бирү оешмаларының 730ында авыру очраклары ачыкланды. Биш очрактан артык табыла икән, мәктәпне карантинга җибәрәбез. Хәзерге вакытта 279 мәктәпкә карантин кертелде, ә бу 768 сыйныф дигән сүз", дигән Казак.

Анна Казак мәгълүматына күрә, COVID-19 таралу кискен респиратор вирус инфекцияләре арту белән бергә бара, эпидемиологик чик 98,4 процентка арткан.

Шулай ук җитәкче сүзләренчә, республикада хастаханәдән тыш пневмония белән авыручылар саны узган атна белән чагыштырганда 2,3 процентка арткан. Авыруның күбесе – 59 проценттан артыгы коронавирус аркасында килеп чыккан.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республикадагы киңкүләм чараларның санын булдыра алганча киметергә кушты. "Җәй көне күп чаралар уздырдык. Әйдәгез, мөмкин булган барлык форумнарны, очрашуларны һәм башкаларны киметик. Әмма Транспорт форумын уздырыйк, чөнки анда кунакларны чакырган идек инде", дигән ул.

Соңгы тәүлектә Башкортстанда 377 кеше коронавирус йоктырган, 19 кеше бу вирустан үлгән. Республикада COVID-19 йоктыру очраклары 65 меңнән арткан, аннан үлү очраклары исә 1535кә җиткән.

21 сентябрьдә Башкортстан мәгариф министрлыгы Роспотребнадзорның җирле идарәсенә 5-8нче һәм 10нчы сыйныф укучыларын 14 көнгә дистанцион укуга күчерү турында хат юллаган иде.

Сәяси һәм икътисади мөнәсәбәтләр агентлыгы төзегән рейтинг нигезендә Башкортстан Русиянең коронавируска каршы чикләүләр кертелгән төбәкләрнең беренче унлыгына керә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG