Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда коронавирус котыра: Уфа мәктәпләре дистанцион укуга күчәрме?


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Башкортстан мәгариф министрлыгы Роспотребнадзорның җирле идарәсенә 5-8нче һәм 10нчы сыйныф укучыларын 14 көнгә дистанцион укуга күчерү турында хат юллады. Коронавирус саннары югары булган Уфада мәктәпләрне алга таба ни көтә?

Русиядә коронавирустан үлүчеләр саны белән антирекорд куелды. Рәсмиләр сүзләренчә, узган тәүлектә илдә 828 кешенең гомере өзелгән. Бу пандемия башланганнан бирле иң зур сан. Татарстан һәм Башкортстанда да авыру йоктыручылар саны арта. Татарстан мәктәпләренең 16 сыйныфында белем бирү туктатылган. Башкортстанда ике тәүлек эчендә 39 кешенең үлеме турында хәбәр ителә. Рәсми мәгълүматларга караганда, узган тәүлектә Башкортстанда тагын 355 кешедә коронавирус табылган.

Башкортстан мәгариф министрлыгының 21 сентябрьдәге хатында, 22-23 сентябрьдән дистанцион укуга күчерүне тормышка ашырырга кирәклеге языла. Әмма читтән укуга күчү турындагы карарны муниципаль оператив штаб кабул итә. Әбҗәлил, Балтач, Бәләбәй, Белорет, Бишбүләк, Бүздәк, Бөрҗән, Гафури, Чишмә, Мишкә, Стәрлебаш, Яңавыл районнары инде дистанцион укуга күчте. Уфада әле балалар укуны мәктәпләрдә дәвам итә. Түрәләр дистанцион уку чорында мохтаҗ гаиләләрне кирәкле компьютер җиһазлары белән тәэмин итәргә тиеш.

Валериянең (исеме үзгәртелде) баласы Уфаның 16нчы гимназиясендә дүртенче сыйныфта укый. Ана күчемсез милек өлкәсендә эшли һәм тулаем алганда катлаулы эпидемиологик хәлгә зарлана.

— Чынлыкта авырып китүчеләр бик күп. Мин күчемсез милек белән эшлим, узган атнада мин кешеләргә йорт күрсәттем, бүген шалтыратам – бөтен гаилә, өч кеше, ковид белән ята. Ә мөштәриемнең баш хисапчысы бар, мин алар янына кабинетка сөйләшергә кердем, сөйләштем, ике көннән бу баш хисапчының ковид белән егылуын белдем. Ягъни, чыннан да, бик күп кеше авырый, ди ул.

Валерия әйтүенчә, баласының сыйныф укытучылары өйдән торып белем алуга күчмәячәк, дип килешкән.

Укытучылар читтән укуга күчмәскә дип килеште

— Минем балам дүртенче сыйныфта укый. Укытучылар читтән укуга күчмәскә дип килеште, ягъни кайсыдыр бала авырып киткәч кенә карантинга күчәләр. Укытучы миңа безнең мәктәптә ике сыйныф янәсе менә шулай читтән торып укуга китте, диде. Ягъни йә бөтен гаилә белән авырыйлар, йә бала авырый – шул чагында бөтен сыйныфта карантин игълан ителә. Минем баламның сыйныфында барысы да яхшы, дигән "Idel Реалии"га Валерия.

Ольга Комлеваның улы Уфадагы 101нче мәктәпнең алтынчы сыйныфында укый. Бу уку йортында әлегә читтән укуга күчәргә җыенмыйлар.

— Улым мәктәптә укый, әмма минем өчен дистанцион укытуга күчү проблем түгел. Мин икенче ел инде мәктәпкә йөрмим, ул өйдә укысын өчен гариза яздым. Без сыйныфта ике шундый кеше идек, безгә беркем дә комачауламады, дип аңлата Комлева. Аны әлегә "читтән укуга күчү" планлаштырылмый, дип кисәткәннәр.

— Безнең сыйныф җитәкчесе бездә үзгәрешсез, без гадәти режимда укыйбыз, дип язды. Балам әле музыка мәктәбендә укый, анда да укытучы әлегә безне дистанцион укытуга күчерүләрен язмаган, ди Ольга.

Александрның (исеме үзгәртелде) кызы Уфаның 27нче мәктәбендә 9нчы сыйныфта укый. Министрлык хатындагы киңәшләр чыгарылыш сыйныфларына карамый, әмма аларның мәктәбендә балалар арасында авыручылар саны зур.

26 баладан 14е авырый

— Күрше сыйныфта карантин бар, балаларның коронавирус тестлары уңай нәтиҗәләр күрсәтте. Безнең сыйныфта карантин юк, әмма 26 баладан 14е авырый. Алар төгәл нәрсә белән авырыйлар – аңлашылмый. Барысын да хастаханәдә ачыклау кыен. Хастаханәләр хәзер шыгрым тулган, поликлиникаларга хәтта шалтыратып та булмый. Өйдә утырабыз, кызыбызның температурасы югары түгел – 37,2, ди ул.

Александр сүзләренчә, поликлиникада чиратлар.

— Поликлиникада анализлар биреп булмый, анда чират, ә түләүле поликлиникаларда ОРВИ белән анализлар алмыйлар. Ярар, балалар авырый башлады, әйе, һәр көзге сезон шулай була, дип йомгаклый Александр.

Элегрәк Уфа мэры Сергей Греков шәһәр мәктәпләрендә сыйныфлап COVID-19 белән авырыйлар дип белдергән иде.

Сәяси һәм икътисади мөнәсәбәтләр агентлыгы төзегән рейтинг нигезендә Башкортстан Русиянең коронавируска каршы чикләүләр кертелгән төбәкләрнең беренче унлыгына керә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG