Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: COVID-19 Җир шарындагы бөтен кешегә кагылачак


Коронавирусның чираттагы мәртәбә көчәеп китүе көзен-кышын көтелә дип фаразлый галимнәр.

COVID-19 Җир шарындагы бөтен кешегә кагылачак дип яза Bloomberg галимнәргә сылтама белән.

Белгечләр фикеренчә, кешелек коронавирус белән тулысынча авырып чыкмый яки аңа каршы вакциналанмый торып, гадәти тормышка кайтуны өмет итәргә кирәкми. Шул ук вакытта, яңа штаммнар вакцинага бирешми башларга мөмкин.

Чирнең чираттагы мәртәбә көчәеп китүе көзен-кышын көтелә дип саный Миннесота университетындагы йогышлы авыруларны тикшерү һәм сәясәт үзәге мөдире, АКШ президенты киңәшчесе Майкл Остерхолм.

Җир шарының 90-95 процент халкы вакцина яки авырудан соң иммунитетлы булмый торып, вирус чигенмәячәк ди белгечләр.

Соңгы 130 ел эчендә теркәп барылган биш грипп эпидемиясе COVID-19 пандемиясенең ничек үсеш алырга мөмкинлеген күзалларга ярдәм итә ди Данияның Роскилле университетында сәламәтлек турында фәннәр профессоры һәм эпидемиолог Лоун Симонсен.

"Гриппның иң дәвамлы көчәюе биш елга сузылган, ул вакытта дөнья ике-өч ел эчендә инфекциянең өч-дүрт дулкынын кичергән. Коронавирус тизрәк тарала – пандемиянең икенче елы ахырына дөнья өченче дулкын уртасында ди эпидемиолог.

Вирус, үзен йөртүчеләрне тулысынча юк итеп бетермәү өчен, вакыт барган саен үзеннән-үзе көчсезләнә дигән күзаллау – хата дип искәртә Лоун Симонсен.

Яңа мутацияләр үзләреннән элгәре булган вирустан һәр очракта да куркынычрак түгел. Әмма вакыт узган саен көчәеп, күбрәк үлем очрагы китереп чыгарырга мөмкин.

Кайбер эпидемиологлар SARS-CoV-2 беренче буын вакциналарга бөтенләй бирешмәскә мөмкин, дип фаразлый.

Япониядә уздырылган тикшеренү вакцинага бирешмәүче куркыныч мутацияләр барлыгын күрсәткән. Зур тизлектә яңа штаммнар барлыкка килүе белән коронавирус гриппка охшаш. Димәк, коронавирустан ел саен вакцина ясатырга кирәк булуы бар.

Вакциналар исә, нинди штамм ныграк таралуга карап, алышынып торачак.

Күп илләрдә вакциналау дәрәҗәсе бик түбә. Әйтик Африканың күп илләрендә вакцина ясатканнар биш проценттан да артык түгел, 1,3 миллиардтан артык халкы булган Һиндстанда – 26 процент.

Башка вакытлардагы кебек үк, пандемия төрле җирдә төрле вакытта бетәчәк, дип саный Оксфорд университетының медицина тарихы кафедрасы доценты Эрика Чартерс.

  • Коронавирустан күпләп авыруны булдырмый калган Дания һәм Сингапур гадәти тормышка кайта башлаган.
  • АКШ һәм Британия исә, авыручылар саны рекорд дәрәҗәсенә якынлашкан булса да, акрынлап чикләүләрне киметә. Кытай, Гонконг һәм Яңа Зеландиядә коронавирус йоктыручылар азрак булса да, локдауннар дәвам итә,
  • Русиядә соңгы атналарда авыру очраклары кими. Соңгы тәүлекләргә COVID-19 йоктыруның 18178 очрагы ачыкланган. Үлүчеләр саны һаман югары дәрәҗәдә - соңгы тәүлекләргә 719 кеше.
  • COVID-19дан "Спутник V" вакцинасының беренче компоненты 60-79 яшьлек кешеләрдә 78,6% ка нәтиҗәле булып чыккан, дип яза Аргентинада уздырылган тикшеренү нәтиҗәләренә таянып "Фармвестник"

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG