Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кадатыргамы, юкмы? Вакциналау турында 5 төп сорауга җавап


Коронавируска каршы вакцинадан соң кешеләр барыбер авырыймы? Аның нинди тискәре нәтиҗәләре була ала? "Спутник V"га ышанып буламы? Азатлык вакцинация турында күп кешене борчыган сорауларга җавап әзерләде.

Русия рәсмиләре белдергәнчә, 26 августка Русиядә коронавируска каршы вакцина 35 567 501 кешегә кертелгән (сүз ике компонент турында бара). Бу ил халкының 24,3 процентын гына тәшкил итә.

Дөньяда ковидтан беренче вакцинаны без булдырдык дип мактанган Русия җитәкчелеге вакцинация процессында тулысынча уңышсыз булып чыкты. Бюджет оешмаларында мәҗбүри вакцинацияләү, хезмәткәрләрне вакцинасыз ялга җибәрмәү янаулары, кафеларга QR-кодлар белән генә кертү омтылышы һәм башка ысуллар нәтиҗәсез күренә. Коллектив иммунитет өчен халыкның 70-80% (кайбер белгечләр фикеренчә, хәтта 90%) вакцина кадатырга тиеш дип санала. Русиянең исә бу күрсәткечкә якын арада ирешүе мөмкин күренми.

Халыкны вакцинацияләү эшендә уңышсызлыкны белгечләр вакциналар турында җитәрлек мәгълүмат булмау белән аңлата. Хакимият халык белән ачыктан-ачык сөйләшү, вакциналар турында бөтен сорауларга тиешенчә җавап бирү урынына мәҗбүри вакцинацияне өстен күрә, бу исә кире реакция генә тудыра. Шул ук вакытта, вакцинаның нәрсә икәне, файдасы, мөмкин булган зарары турында кешечә аңлату, фәнни-популяр телдә дәлилләү юк диярлек. Ковид белән авыручылар турында дәүләт тәкъдим иткән шикле һәм сәер күренгән статистика да кешеләргә ышаныч өстәми.

Мондый шартларда Азатлык вакцина турында һәр кешене борчыган сорауларга җавап тәкъдим итәргә булды. Аларны бу өлкәдәге белгечләр, табиблар һәм фән кешеләре фикерләре белән ныгытырга булдык.

1. Вакцинадан соң барыбер авырыйлар түгелме? Ул ковид йоктырудан коткарамы? Вакцинадан соң үлүчеләр дә бар түгелме?

Дөньяда коронавируска каршы бер вакцинаның да 100% нәтиҗәлелеге юк, һәм бу табигый нәрсә. Вакцина кадатудан соң да кешеләр авырый ала, тик күпчелек очракта ул кешене авырудан саклый. Авырган очракта да, вакцина кадаткан кешеләр аны күпкә җиңелрәк кичерә, вакциналы кешеләрдә, гадәттә, ковидның авыр симптомнары булмый.

Антон Барчук, эпидемиолог, онкология белгече, "НЦ ИММИ" (Дисциплианаара медицина тикшеренүләре институты) фәнни үзәге мөдире:
"Без үзебез дә "Спутник" вакцинасының ковидка имунитет җавабы тикшеренүен үткәрдек. Нәтиҗәләр рәсми белдерүләрдән аерылмады диярлек. Бөтен кешеләрдә дә диярлек антитәнчекләр булуы күренде. Шунысы мөһим: бер вакцина да инфекциядән 100% якламый. Соңгы чыккан тикшеренүдә Pfizer-ның нәтиҗәлелеге 95% дип әйтелә. Вакцинаның максаты – кешене авыр симптомнар белән авырудан, хастаханәгә эләгү, үлүдән саклау. Һәм хәтта авыр симптомнардан һәм үлемнән дә вакцина 100% сакламый. Әмма 90% нәтиҗәлелек югары дип санала. Мин үзем дә вакцина кадатканнан соң авырдым, һәм ул бик җиңел узды".

Вакцинадан соң кешеләр үлмәсә, бу барлык авырулардан дәва уйлап табу булыр иде. Әмма вакцина ковидтан үлү ихтималын бик нык киметә. Икенче мәсьәлә, Русиядә вакцинадан соң авырулар һәм үлемнәр статистикасы ачык чыгарылмый, моның турында белгечләр дә әйтеп килә. Шулай да булган тикшеренүләр һәм эзләнүләр бу күрсәткечләрнең түбән булуын дәлилли.

2. Вакцина иминме соң? Нинди яман тәэсире була ала?

Вакцина кадатудан соң 1-2 көн температура күтәрелүе, туңып калтырау, баш авыртуы, укол урынында авырту, хәлсезлек кебек симптомнар күзәтелүе мөмкин. Бу – организмның нормаль реакциясе, ул тәнгә кертелгән чит элементка иммунитет җавабы. Күпчелек очракта бу тискәре симптомнар ике көн генә дәвам итә, өченче көнгә алар үтә.

Ковидка каршы вакциналарны өйрәнгән популяцион тикшеренүләр бар, һәм алар барысы да вакциналарның нәтиҗәлелеген һәм иминлеген дәлилли, беренче чиратта бу Көнбатыш вакциналарына (Pfizer, Moderna, AstraZeneca) кагыла. AstraZeneca очрагында тромбозлар кебек җитди нәтиҗәләр дә күзәтелде, шулай да бу ешрак һәм җитдиерәк проблемнар булмавын гына күрсәтә.

Антонина Обласова, биолог, "Коллективный иммунитет" мәгърифәт оешмасы мөдире:
"Кайвакыт бернинди вакцинасыз да кешедә инфаркт, инсульт, башка төрле проблемнар була. Организмны яхшы гына өйрәнсәң, моның сәбәпләрен ачыклап була. Тик вакцина кадаганнан соң мондый проблемнар килеп чыкса, кайбер табиблар, сәбәпләрен ачыкламыйча, кеше колагына "бу вакцина аркасында" дип әйтә ала. Моны алар аңлата яки дәлилли алмыйлар, ләкин кешедә шул фикер тамыр җәя.

Вакцина мускулдан бөтен организм буйлап таралмый. Вектор – күзәнәк тышлыгы белән берләшеп, анда генетик материал илтүче маддә, бу конкрет инъекция урынында була. Шунда ук күзәнәкләр S-аксымын барлыкка китерә, һәм алар белән шунда ук башка имун күзәнәкләр "туклана". Шуңа күрә вакцина кешенең башка тән әгъзаларына китми, эләкми, аннан бронхит та, башка төрле авырулар да булмый".

Вакцина дистәләгән миллион кешегә кертелгәндә, аның бик сирәк тискәре эффектларын да күзәтеп була. Алар бөтенләй юк түгел, ләкин тикшеренүләр шуны күрсәтә: тискәре эффектлар сирәк, һәм алар коронавирус белән авырып алуның тискәре нәтиҗәләреннән начаррак түгел.

3. "Спутник V" вакцинасына ышанып буламы?

Дөнья сәламәтлек оешмасы таныган вакциналарны сайлау мөмкинлегегез булса, бик яхшы, ул вакциналарның ышанычлылыгы дәлилләнгән. Тик күпчелек русияледә мондый мөмкинлек юк, бары тик Русия вакциналарын һәм иң киң таралган "Спутник V"ны гына кадату мөмкин.

"Медуза"ның фәнни мөхәррире Александр Ершов фикеренчә, бу очракта "Спутник V"га ышанырга туры килә, чөнки русияләргә яхшы һәм начар вакцина арасында сайлау мөмкинлеген бирмиләр, аларның вакцина кадату яки авыру арасында гына сайлау мөмкинлеге бар, ә бу очракта вакцина отышлырак.

"Спутник V" вакцинасына карата сораулар бар, аның статистикалары ачык чыгарылмый. Әлбәттә, бу шикләр уята. Без бу вакцинаның башка илләрдә кулланылышын күзәтә алабыз, мәсәлән, ул Сан-Марино, Бразилия һәм Аргентинада киң кертелгән. Бу илләрдә вакцина нәтиҗәлелеген һәм ышанычлылыгын яхшы күзәтәләр, һәм андагы күрсәткечләр Русиядәгедән әллә ни аерылмый. "The Lancet" медицина журналында чыккан мәкалә дә белгечләрдә ышаныч тудыра.

Константин Чумаков, вирусолог, АКШның Food and Drug Administration (FDA) дәүләт оешмасының вакцина бүлеге мөдире урынбасары:
"Спутник V" күптәннән барлык дөнья буйлап кулланылган һәм тикшерүләр үткән аденовирус платформасы нигезендә ясалган. Шуңа күрә без аның якынча нинди икәнен беләбез. Хәзер инде "Спутник V"ны куллану турында мәгълүматлар шактый җыелган. Табиблар да әйтеп килә: вакцина кадаткан кешеләр арасында авыр симптомнар белән авыручылар бик аз. Русиядә авыручыларның күпчелеге – вакцина кадатмаган кешеләр".
Павел Волчков, вирусолог, МФТИ геном инженериясе лабораториясе җитәкчесе:
"Вакцина – чынбарлыкта, инде бик яхшы өйрәнелгән нәрсә. Кешеләр шуны аңламый: хәзер булган вакциналар инде микроскоплар ярдәмендә җентекләп өйрәнелгән. Хәзер Русиядә генә дистәләгән миллион кеше вакцинацияләнгән, бу бик зур сан".

4. Йөкле хатын-кызларга вакцина кадатырга ярыймы?

Бу мәсьәләдә ике төрле фикер бар. Бер яктан, вакцинаның бала табу системына зыян салуы – бер конкрет кеше чыгарган имеш-мимеш.

Йөкле хатын-кызларга вакцина кадатуның 800ләп очрагын өйрәнгән тикшеренү бар. Әлегә күзәтү теләнмәгән симптомнар яки нәтиҗәләр булмавын күрсәтә. Моннан тыш, вакциналарны хайваннарда да сынау үткәрелгән, анда да йөкле күселәр зыян күрмәве әйтелә. Дөрес, "Спутник V" турында мондый тикшеренү нәтиҗәләре бастырылмаган.

Әлбәттә, бу аргументлар йөкле хатын-кызларны клиник тикшеренүләр нәтиҗәләрен алыштыра алмый. Алар үткәрелгәнгә кадәр, вакцина йөкле хатын-кызлар һәм бала өчен имин дип кистереп әйтеп булмый.

Ирина Филатова, гинеколог-эндокринолог, медицина фәннәре докторы:
Вакцинаның йөкле хатыннарга тәэсире турында тикшеренүләр әлегә юк, нәтиҗә ясарга әле иртә. Әле аз вакыт узды бит, минем фикеремчә, йөкле хатыннарга вакцина иминлеге турында нәрсәдер әйтү әлегә иртә.

"Медуза" фәнни мөхәррире Александр Ершов исә шундый фикер әйтә: сез кешеләр белән даими эшлисез икән, коронавирусны йоктыру ихтималы зур икән, димәк, табиб белән киңәшләшеп, вакцина ясау мантыйклы булырга мөмкин. Бөтен кешеләрдән арынып, контактка кермичә вакыт үткәрү мөмкинлегегез бар икән, вакцина ясатмаска да мөмкин.

5. Вирусның яңа штаммнары барлыкка килә. Элекке вакциналар алардан саклыймы?

Хәзерге популяр вакциналар коронавирусның билгеле булган барлык штаммнарына каршы нәтиҗәле көрәшә, дип ышандыра белгечләр. Әйе, кайбер штаммнар өчен (аеруча соңгы арада барлыкка килгән, һәм җәен Русиядә киң таралган дельта штаммы) нәтиҗә түбәнрәк, тик ул барыбер шактый югары дип санала.

Русия рәсмиләре ковидның дельта штаммына каршы "Спутник V" вакцинасының нәтиҗәлелеге 83% дип белдерә. Күптән түгел Гамалеи исемендәге милли тикшеренү үзәге COVID-19дан булган "Спутник V" вакцинасының дельта штаммына каршы яраклаштырылуы турында хәбәр итте, ләкин әлегә аның никадәр нәтиҗәле булуы билгесез.

Анатолий Альштейн, вирусолог, медицина фәннәре докторы:
Вируста мутацияләр булуы – котылгысыз факт. Бәхеткә, COVID-19-ның төрле серотиплары юк. Кайбер вирусларда төрле серотиплар була ала, бу очракта бер серотип антитәнчекләре икенчесенә каршы бөтенләй нәтиҗәле түгел. Безнең коронавирус мондый авырулар исемлегенә керми, аның аерым серотиплары юк. Шуңа антитәнчекләр төрле вариантларга каршы да нәтиҗәле көрәшә. Дөрес, кайвакыт алар аерым штаммнарга каршы бераз көчсезрәк була ала, әйтик, дельта штаммы очрагы. Тик Британиядә шул күренде: халык күпләп вакцинацияләнгән хәлдә дә аларда дельта штаммы белән авыручылар саны кискен артты, әмма илдә үлемнәр саны артмады диярлек. Бу – вакциналарның шул штамм өчен дә нәтиҗәле булуының күрсәткече.

* * *

Хөрмәтле укучылар, үзенә вакцина кадату-кадатмауны һәр кеше үзе хәл итә. Азатлык радиосы бу мәсьәләне тирәнрәк өйрәнергә һәм табиблар белән киңәшләшергә чакыра. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Материал әзерләүдә "Редакция" чыгарылышы, "Медуза" (Русия хакимияте тарафыннан ят ил агенты дип аталган, редакция үзе моны инкарь итә) һәм BBC язмалары кулланылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG