Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда барлык киңкүләм чаралар тыелды


Чаллыда 28 июнь булган концерт
Чаллыда 28 июнь булган концерт

Октябрь аенда булачак Укытучылар көне һәм Халыкара өлкәннәр көне Чаллыда хезмәт коллективларында гына үткәреләчәк.

COVID-19 белән бәйле вазгыять аркасында Чаллы мэры Наил Мәһдиев шәһәрдәге бөтен киңкүләм чараларны тыйды, дип хәбәр ителә Чаллы мэриясе сайтында. Шәһәр хакимияте әлеге карарны кичә кабул иткән.

Октябрь аенда булачак Укытучылар көне һәм Халыкара өлкәннәр көне эш урыннарында гына үткәреләчәк. Шулай ук шәһәр хакимияте вәкилләренә "халык белән профилактик эш" уздыру йөкләнгән.

2020 ел мәгълүматына күрә, Чаллыда 533 меңнән артык кеше яши. Пандемия башыннан бирле COVID-19 йоктыруның 3758 очрагы теркәлгән. Чаллыларның 39,2 процентына вакцина ясалган.

Быел җәй Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов яшьләр көненең санитар таләпләрне үтәмичә уздырылуы сәбәпле Чаллы мэры Наил Мәһдиевкә шелтә белдергән иде.

Чаллыдагы Яшьләр көне уңаеннан концертта Niletto чыгышы ясавы турында видеолар чыкты. Анда сәхнә алдында социаль дистанция сакламыйча битлексез бик күп кешенең басып торуы күренә.

Шул ук вакытта 17-19 сентябрьдә, Русия думасына өч көнлек сайлаулар вакытында Татарстанда күпсанлы чаралар узды. Казанда 19 сентябрьдә меңләгән кеше катнашында зур концерт оештырылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG