Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияләрнең тормыш дәрәҗәсе 2010-2011 еллардагы кебек калган


Хисап пулаты хәбәренчә, 2020 елда фәкыйрьлек кимесә дә, бу "халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту белән түгел, ә масштаблы социаль түләүләр белән бәйле.

Русияләрнең байлык дәрәҗәсе, 2020 елда да 2010-2011 еллардагы кебек үк калган. Бу хакта федераль бюджет үтәлеше турындагы хисапта Хисап пулаты хәбәр иткән.

"2020 ел нәтиҗәләренә күрә, халыкның байлыгы якынча 2010-2011 еллар дәрәҗәсендә", диелә документта

2014-2016 еллардагы кризистан соң "динамика зәгыйфь" булу сәбәпле, русияләрнең керемнәре кризиска кадәр булган күрсәткечләргә кайта алмаган, ә "пандемияле" 2020 ел вазгыятьне катлауландырган гына.

2020 елда фәкыйрьлек дәрәҗәсе 0,2 процент пунктына кимеп, 12,1 процентка җиткән. Шулай да бу "халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту белән түгел, ә масштаблы социаль түләүләр белән бәйле", дип искәрткән Хисап пулаты. Хисапта әйтелгәнчә, керемнәр өлкәсендә социаль түләүләр генә түгел, хезмәт хакы түләү өлеше дә арткан (58,5 процент). Эшмәкәрлек эшчәнлегеннән кергән керемнәр – 5,2 процентка, шәхси милектән керемнәр – 4,1 процентка, һәм башка төрле акчалата керемнәр 11,1 процентка кимегән.

Русия статистика оешмасы мәгълүматына күрә, русияләрнең 12 проценты яшәү минимумыннан түбәнрәк керем ала. Бу – 17 миллион 800 мең кеше дигән сүз.

2020 елның июлендә Русия президенты Владимир Путин илдә 2030 елга фәкыйрьлек дәрәҗәсен ике тапкыр киметү максаты куйды. Элегрәк мондый максат 2024 елга куелган иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG