Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Русиядә фәкыйрьлек дәрәҗәсе түбән төбәкләр исемлегенә кергән  


Фәкыйрьлекнең иң югары күрсәткече Тывада, Ингушетиядә, Кабарда-Балкар һәм Алтай республикаларында

Русия хезмәт министрлыгының мәгълүмати технологияләр департаменты җитәкчесе урынбасары Андрей Лебедев Росстатның илдәге иң фәкыйрь төбәкләр турындагы мәгълүматын җиткерде.

2020 ел нәтиҗәләренә күрә Русиядә яшәү минимумыннан түбәнрәк керем алган 17,8 млн кеше исәпләнгән. Бу – бөтен халыкның 12,1 проценты. Фәкыйрьлекнең иң югары күрсәткече Тывада (34,1 процент), Ингушетиядә (30 процент), Кабарда-Балкар республикасында (24,2 процент) һәм Алтай республикасында (23 проценттан артык).

Хәерчелекнең иң түбән күрсәткечләре исә Мәскәүдә, Петербурда, Мәскәү, Калуга, Ленинград, Түбән Новгород, Курски, Белгород, Воронеж, Свердлау, Ярослав өлкәләрендә, Татарстанда, Ямал-Ненец, Ханты-Манси автоном бүлгеләрендә, Магадан һәм Сахалин өлкәләрендә һәм Чукоткада. Бу төбәкләрдә халыкның 5-10 проценты яшәү минимумыннан түбәнрәк керем ала.

Лебедев сүзләренчә, кешеләрне фәкыйрьлектән чыгару өчен социаль өлкә белән тыгыз эшчәнлек алып барырга, кешеләрне эш урыннары белән тәэмин итәргә кирәк.

Узган елның декабрендә Росстат башлыгы урынбасары Константин Лайком Русиядә гомумән фәкыйрьлек дәрәҗәсе 12,4 процент тәшкил итә дип белдергән иде. Хәерче гаиләләрнең 80 проценты - балалы гаиләләр.

2020 елның июлендә Русия президенты Владимир Путин илдә 2030 елга фәкыйрьлек дәрәҗәсен ике тапкыр киметү максаты куйды. Элегрәк мондый максат 2024 елга куелган иде.

Татарстан хәерче төбәкләр арасында булмаса да, пандемияле 2020 ел республикада фәкыйрьлек дәрәҗәсе үсүенә китерде. Республиканың хезмәт министры Эльмира Зарипова, елга нәтиҗәләр ясап, Татарстанда фәкыйрьлек дәрәҗәсе 2020 елда 7,4 процент тирәсе булыр дип фаразлаган иде.

Дөнья банкы да соңгы 20 елда беренче тапкыр чиктән тыш ярлылар саны артачагын фаразлый.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG