Accessibility links

Русия галимнәреннән чит илгә сәфәрләре турында хисап таләп итмәкчеләр


Н.Н. Ватолин плакаты
Н.Н. Ватолин плакаты

Фәнни-тикшеренү институтлары яки югары уку йортлары халыкара килешүләр турындагы хисапларында дәүләт серенә ия затларны санап узарга тиеш булачак. Шунда ук чит илгә ниятләнгән сәфәрләр турында сөйләүләре таләп ителә.

Русия мәгариф һәм фән министрлыгы ил галимнәреннән чит илгә сәфәрләре турында һәм башка ил оешмалары белән хезмәттәшлекләре турында хисап бирүне таләп итәргә ниятли.

Әлеге таләп дәүләт оешмасы хезмәткәрләренә генә түгел, тикшеренүләр өчен дәүләттән акча алган шәхси оешмада эшләүчеләргә дә кагылачак. Бу хакта "Коммерсантъ" яза.

Басма министрлык тарафыннан эшләнгән халыкара-техник хезмәттәшлек турындагы килешүләрне исәпкә алу кагыйдәләре проектын өйрәнгән. Бу кагыйдәләрнең беренчел версиясе 1997 елда кабул ителгән иде һәм ул һәр халыкара килешү хакында фәнни оешмаларны министрлыкка хәбәр итәргә мәҗбүр итте.

Хәзер фәнни-тикшеренү институтлары яки югары уку йортлары халыкара килешүләр турындагы хисапларында дәүләт серенә ия затларны санап узарга тиеш булачак. Шунда ук чит илгә ниятләнгән сәфәрләр турында сөйләүләре таләп ителә. Дәүләт серенә ия булганнарның ниятләнгән сәфәрләре турында да хәбәр итү мәҗбүри.

Русия фәннәр академиясе вице-президенты Алексей Хохлов "Коммерсантъ"ка белдергәнчә, әлеге хисапны министрлык белән килештерергә кирәк булмаячак. Шуңа күрә кагыйдәләрнең кырыслануына ул "начаррак та була алыр иде" дип бәя биргән.

2019 елда Фән министрлыгы Русия галимнәренә чит илдәге хезмәттәшләре белән элемтәгә керү кагыйдәләрен кырыслаткан иде. Алар белән ялгызлары гына калу тыелды, аларның Русиягә килүләрен алдан хөкүмәт белән килештерергә кирәк диелде, чит ил галимнәренә Русиянең фән оешмаларында кесә телефоннары, видеокамералар, бинокольләр куллануны тыю тәкъдим ителде. Соңрак министрлыкта бу боерыкны "тәкъдим итү рәвешендә" бирүләрен белдерделәр.

Русиядә соңгы 20 елда 30 дан артык галим эзәрлекләнүгә һәм сак астына алынуга дучар булган, дип исәпләп чыгарган "Новая газета".

  • 2021 елның апрелендә дәүләт хыянәтендә гаепләнгән Русия галиме, физик Виктор Кудрявцев үлде. 74 яшьлек галим физик һәм аның укучысы Роман Ковалев 218 елда кулга алынган иде. Аларны Брюссельгә һипертавышлы технологияләр тапшыруда гаепләделәр. Галимнәр гаепләүне кире какты.
  • Бер ел да ике айдан соң Кудрявцевның яман шеше көчәеп китү сәбәпле, аны йорт сагында күчерделәр. Соңрак ФСБ җинаять эшен тикшерүне туктатып торды, чөнки галим чире аркасында тикшерү эшләрендә катнаша алмады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG