Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальныйны агулау турында тикшерү АКШ телеакадемиясе бүләге алган  


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Русия хакимиятләре Навальныйның агуланган булуын кире какты, җинаять эше ачылмады. Bellingcat, The Insider, CNN һәм Der Spiegel тикшерү чыгарды. Анда Алексей Навальныйны ФСБ хезмәткәрләренең махсус төркеме агулавы турында, сәясәтче артыннан берничә ел күзәтүләре турында сөйләнде. 

Bellingcat, CNN һәм The Insider (Русиядә "ят агент" дип танылды) журналистларының сәясәтче Алексей Навальныйны агулау турындагы "күренекле тикшеренү репортажы" Америка милли телеакадемиясе бүләген алган.

2020 елның 20 августында Навальный аңсыз хәлдә Омски хастаханәсенә китерелде. Оппозиционерның көрәштәшләре аны билгесез матдә белән агуларга мөмкин булуларын әйткән иде. Әмма хастаханәдә сәясәтченең организмында агулар табылмады, комага ул матдәләр алмашы бозылу сәбәпле киткән, дип ышандырганнар иде.

22 август көнне иртән Германиядән махсус очкыч җибәреп, Навальныйны Берлинга эвакуацияләделәр. Аны "Шарите" һоспиталенә китерделәр, белгечләр сәясәтченең организмында "Новичок" төркеме агуы эзләре тапты.

Русия хакимиятләре Навальныйның агуланган булуын кире какты, җинаять эше ачылмады.

Bellingcat, The Insider, CNN һәм Der Spiegel тикшеренү чыгарды. Анда Алексей Навальныйны Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) хезмәткәрләренең махсус төркеме агулавы турында, сәясәтче артыннан берничә ел күзәтүләре турында сөйләнә.

Сәясәтче үзе исә, мондый чара ФСБ җитәкчесе Александр Бортников һәм Русия президенты Владимир Путин боерыгыннан башка уздырыла алмас иде, дип нәтиҗә ясады.

Соңрак Навальный ФСБның "агулаучылар төркеме" турындагы тикшеренүнең дәвамын чыгарды. Тикшеренүнең икенче өлеше – сәясәтченең үзен агулауда катнашы булырга мөмкин ФСБ хезмәткәре Константин Кудрявцев белән әңгәмәсе.

ФСБ Алексей Навальныйны агулау турында тикшерүне "чит ил махсус хезмәтләре ярдәме белән әзерләнгән провокация" дип, ә Навальнының аны агулауда гаепләнүче ФСБ хезмәткәре Константин Кудрявцев белән телефон сөйләшүе язмасын "ялган язма" дип атады.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Навальныйны "авыру" дип атады (элек ул аны "пациент" дигән иде), Навальныйның үзен кемдер эзәрлекли дип уйлап саташа торган чире бардыр дип фаразлады. Шулай ук ул анда "бөеклек чире" билгеләре дә күренә диде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG