Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия юстиция министрлыгы ят агентлар исемлегенә "ОВД-Инфо", "Зона права" һәм "Медиазона"ны керткән 


Моннан тыш, 22 журналист һәм хокук яклаучы "ят агент" реестрына кертелгән 

Юстиция министрлыгы "ят агент" мәгълүмат чаралары реестрына 22 журналистны һәм хокук яклаучыны, шул исәптән "Медиазона"ның баш мөхәррире Сергей Смирновны һәм проектның нәширы Петр Верзиловны һәм "Голос" ("Голос" теркәлмәгән иҗтимагый берләшмәләр – "ят агентлар" исемлегенә кертелгән) хәрәкәтендә катнашучыларны керткән.

Шулай ук "ят агент" исемлегенә "Зона права" хокук яклау проекты һәм "Медиазона"ны гамәлгә куйган"ЗП" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятее кергән. "ОВД-Инфо" исә, башка реестрга – теркәлмәгән иҗтимагый берләшмәләр – "ят агентлар" исемлегенә кертелгән.

Физик затлар исемлегендә "Голос" хәрәкәтенең Татарстандагы коордианторы Михаил Тихонов бар.

2017 елның 5 декабрендә Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын, Idel.Реалии, Америка авазы, Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясен, барлыгы тугыз мәгълүмат чарасын "ят агент функцияләрен башкаручы мәгълүмат чаралары" исемлегенә кертте. Азат Европа/Азатлык Радиосы медиакорпорациясе Русия хакимиятләренең әлеге карары белән килешми. Мәскәү моны Кремль тарафыннан финансланучы RT телеканалын АКШта "чит ил агенты" буларак теркәүгә җавап дип атады.

Русиядә "ят агент" дип танылган матбугат чаралары Русия җирлегендә юридик зат теркәргә, юстиция министрлыгында теркәләрегә һәм финанс операцияләрен әлеге министрлык аша уздырырга мәҗбүр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG