Франциянең элеккеге президенты Николя Саркозины 2012 елгы сайлау кампаниясенә чыгымнарны арттыру эше уңаеннан бер елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Бу хакта BFM.TV хәбәр итә.
Җәза мөддәтен Саркози төрмәдә үтмәячәк, әмма электрон беләзек тагарга мәҗбүр булачак. Алданрак прокурор Саркозины бер елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган, шуның алты ае – шартлы рәвештә дип хәбәр ителгән иде.
Мәхкәмә карарына күрә, Саркози хисапчыларның кисәтүләренә колак салмыйча үз тарафына сайлаучыларны җәлеп итү өчен канун билгеләгән чыгымнар күләмен аттырган. Сайлау кампаниясе өчен Саркози 42,7 млн евро күләмендә акча тоткан. Бу канун рөхсәт иткәннән ике мәртәбә артык, дип яза Bloomberg.
Мәхкәмә фикеренчә, Саркози канун тарафыннан билгеләнгән чикләүләр булуы турында белсә дә, чыгымнарның артып китмәве өчен бернинди чара күрмәгән.
Саркози үзенең гаепсез булуын һәм "намусын якларга" әзер булуын белдергән иде. Карар чыккан вакытта Саркози мәхкәмә утырышында катнашмаган, дип хәбәр итә BFM.TV.
Соңрак Саркозиның адвокаты Тьерри Херцог элеккеге президентның бу карарны аппеляциягә бирәчәген хәбәр итте.
Быел март аенда Саркози коррупциядә һәм йогынты ясау белән сәүдә итүдә гаепләнеп өч елга ирегеннәнмәхрүм ителгән иде. Саркози кассация мәхкәмәсе хезмәткәрен үз ягына аударып, үзенең президент кампаниясен финанслауны тикшерү турында мәгълүмат алырга тырышуда гаепле дип танылды.
Николя Саркозига 66 яшь. 2007-2012 елларда ул Франция президент булды. 2008 елда Русия белән Грузия сугышында арадашчы миссиясе белән чыгыш ясады.
Франция тарихында беренче тапкыр элекке дәүләт башлыгы мәхкәмә каршына басты.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!