Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гаскәрдә һәлак булган Наил Акчурин эшен карауны мәхкәмә бишенче тапкыр күчергән 


Наил Акчурин
Наил Акчурин

Наил Акчуринның гаиләсе Русия саклану министрлыгыннан 40 миллион сум күләмендә рухи зыянны каплауны таләп итә

2019 елда гаскәрдә хезмәте вакытында һәлак булган Наил Акчуринның ата-анасына рухи зыянны каплау турында эшне карау мәхкәмә тарафыннан бишенче тапкыр күчерелде. Егетнең ата-анасы мәнфәгатьләрен танылган адвокат Равил Тугушев яклый. Эш Самар өлкәсе Базарлы Караболак мәхкәмәсендә карала.

Равил Тугушев Азатлыкка сөйләгәнчә, Акчуриннар Русия саклану министрлыгыннан 40 миллион сум күләмендә компенсация таләп итә. Дәүләт үлгән егетнең әти-әнисенә һәм ике апасына унар миллион сум күләмендә түләргә тиеш диелә. Иминиятләштерү ширкәте ата-анасына физик зыянны каплаган, хәзер алар рухи зыянны каплату өчен мәхкәмә аша көрәшә.

Сарытау өлкәсе Базарлы Караболак районы Шнәй авылында туган Наил Акчурин армиягә 2018 елның декабрь башында алына. Хезмәте тәмамлануга ярты елдан да азрак вакыт калып барганда Наил һәм тагын өч солдат бензин бушатканда янгын чыгып, янып үләләр. 2019 елның 13 июлендә Сарытау өлкәсе Вольный районы Сенной бистәсендәге хәрби частька бензин тутырылган цистерна килә. Дүрт егет цистернадан ягулыкны ЗИЛ автомобиле нигезендә корылган суырту станциясе ярдәмендә бензин ташучы машинага агызалар.

Дүртенче рейс вакытында ягулыкка ут каба. Беренчел мәгълүматларга караганда, эш вакытында ягулык ага торган җиңсә ертылып киткән. Бензин ЗИЛ автомобиле моторына эләккән, кызган моторга ут капкан.

Адвокат сүзләренчә, мәхкәмәгә шикаятьне егетнең ата-аналары ярты ел элек биргән, әмма мәхкәмә утырышы гел кичектерелеп килә. Моңа кадәр мәхкәмә дүрт тапкыр җыелган, бүген бишенчесе узган, әмма һәрберсендә хөкемдар утырышны күчергән. "Башта хөкемдар бу эштә мәнфәгатьләре булган затларны – саклану министрлыгын җәлеп итүне сорады. Ләкин министрлыктан үзләре килмәделәр, бары язма рәвештә җавап җибәрделәр. Казначейство шулай ук белешмә язып кына котылды. Хәзер хәрби бүлек вәкилләре җәлеп ителде.

Өстәмә документлар килгәнен көттек, аннары прокуратура җәлеп ителде. Бүген прокуратура өстәмә затларны җәлеп итү турында үтенече булуын белдерде, чөнки хәрби бүлек үзгәртеп оештырылган, аның баш штабы хәзер башка шәһәрдә. Болар барысы да техник мәсьәләләр, шуңа карамастан, утырыш һәр юлы кичектерелеп килде" дип сөйләде Тугушев.

Мәхкәмәнең киләсе утырышы 18 октябрьдә узачак.

Наилнең әтисе Таһир Акчурин Сарытау өлкәсенең Шнәй авылында яши. "Наил өченче курстан соң армиягә барырга атлыкты. Әмма әнисе һәм мин, институтны бетергәч акыллырак булып барырсың, дип бу уеннан кире чигендердек. Ул беркайчан да безгә каршы төшмәде. Бишенче курстан соң армиягә бару теләге бөтенләй сүнде. Әмма без инде югары белеме булгач яхшы эшкә урнаша алсын, безнең кебек авылда интекмәсен, "кеше булсын" дип армиягә җибәрергә булдык. Хәзер бит армиягә бармаган килеш яхшы эшкә алмыйлар. Шуннан декабрьдә армиягә озаттык. Шулай буласын белсәк, аяк терәп каршы торыр идек. Техник иминлек та, башкасы да үтәлмәгән", дип сөйләгән иде Наилнең әтисе Азатлыкка биргән әнгәмәсендә.

Дүрт егетнең үлемендә гаепләнеп, хәрби бүлекнең прапорщигы хөкем ителде. Аңа дүрт ел колония-поселениедә ирегеннән мәхрүм итү җәзасы бирелде. Адвокат сүзләренчә, хөкем ителгән хәрби бу карар белән риза түгел һәм аны шикаять итәргә җыена. Саклану министрлыгыннан югары урындагы түрәләрнең берсе дә җавапка тартылмады. Һәлак булган солдатларның ата-аналары мондый нәтиҗә белән килешми. Алар саклану министрлыгында утырган һәм чыннан да гаепле булган түрәләр җәзасыз калды дип саный.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG