Пәнҗешәмбе көнне Русиянең Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) хезмәткәрләре The Insider (Русиядә "ят агент" дип танылды) басмасының оештыручысы һәм шеф-мөхәррире Роман Доброхотовның һәм аның әти-әнисенең фатирларында тентү уздырган.
Тентү канунсыз рәвештә ил чиген кичүе белән бәйле җинаять эше уңаеннан уздырылган дип язган журналист Twitter-да.
Июльдә аның чит ил паспортын тартып алганнар иде, шуңа карамастан, журналист чит илгә чыгып китә алган.
Пәнҗешәмбе көнне ФСБ матбугат хезмәте Доброхотовның августта чик буе пунктын урап үтеп, Воронеж өлкәсеннән Украинага чикне канунсыз кичеп чыгуын хәбәр итте.
Русиядә "ят агент" дип танылган "Дождь" телеканалы Доброхотовның адвокаты Юлия Кузнецовага сылтама белән журналистның эзләүгә бирелүен хәбәр итте. ФСБда исә, әлегә моның ниятләнгән эш кенә булуын белдергәннәр.
"Дождь" хәбәренә күрә, тентүдән соң, Роман Доброхотовның әтисен һәм хатынын сорау алуга алып киткәннәр.
Җәй көне Доброхотовның һәм әти-әнисенең фатирларында яла ягу эше уңаеннан тентү узган иде инде. Бу эштә журналист шаһит буларак бара. Эш Доброхотовның Twitter-дагы ретвиты аркасында ачылган, дип фаразлана. Ретвит The Insider-да чыккан тикшеренү сылтамасына ясалган, ул тикшеренүдә Нидерланд блогеры Макс ван дер Верффның Русия махсус хезмәтләре белән элемтәләре булу ихтималы турында сүз бара.
Ван дер Верфф фикеренчә, Украина өстендә бәреп төшерелгән Малайзия "Боинг"ы турындагы язмалары өчен, Русия саклану министрлыгыннан акча алган дип бедереп, Доброхотов аңа яла яккан.
- The Insider – Латвиядә теркәлгән тикшерүләр белән шөгыльләнүче басма. Ул Русия махсус хезмәтләренең эшчәнлегенә кагылышлы резонанслы журналист тикшерүләре белән билгеле. Доброхотов үзе алданрак булган тентүдән соң җинаять эше ачылуны һөнәри эшчәнлеге белән бәйләде һәм Русиядә барлык бәйсез медиага каршы һөҗүмнәр бара дип белдерде.
- 23 июльдә Русия юстиция министрлыгы The Insider басмасын "ат агент медиа" дип йөртелүчеләр исемлегенә кертте. Доброхотов бу басманың эшенә йогынлы ясамаячак дип белдерде. Ул шулай ук Русия хакимияте таләп иткәнчә журналист материалларын тамгалаудан да баш тартты.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!