Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерү "Сбербанк" вице-президентының Украинага качуыннан шикләнә


Марина Ракова
Марина Ракова

Марина Ракованы 2019 елда Мәгариф үсешенең яңа формалары дәүләт фондына бюджет акчаларын бүлүләре өчен басым ясаган дип шикләнәләр. Ул 30 сентябрьдә Эчке эшләр министрлыгына сорау алуга чакырылган, ләкин килмәгән. 

Русия тикшерүе Сбербанк вице-президенты Марина Ракова канунсыз рәвештә Украина чиген үтеп чыгарга омтылырга мөмкин дип шикләнә. Мәгариф министрының элеккеге урынбасары акча урлауда шикләнелә, ул 30 сентябрьдә Эчке эшләр министрлыгына сорау алуга чакырылган, ләкин килмәгән. Бу хакта "Коммерсантъ" яза.

37 яшьлек Ракова - "Кванториум" балалар технопарклары челтәрен төзүче, аларда 47 меңгә якын бала һәм яшүсмер заманча гамәли фәннәргә, шул исәптән робот техникасы, альтернатив энергетика, сәнәгать дизайны, электроника һәм програмлаштыруга өйрәнә.

Марина Ракованы 2019 елда Мәгариф үсешенең яңа формалары дәүләт фондына бюджет акчаларын бүлүләре өчен басым ясаган дип шикләнәләр.

Акчалар "Киләчәк укытучысы" програмына бүленгән, һәм субподрядчыга тапшырылган, әмма ул проект бурычларын үтәмәгән дип хәбәр итә "РИА Новости" хокук саклау оешмаларындагы чыганагына сылтанып.

Проектны башкарырга дәүләтнеке булмаган Мәскәү социаль һәм икътисади фәннәр югары мәктәбе алынган. Ул оештыручысы Теодор Шанин исеменә бәйле рәвештә, Шанинка буларак билгеле.

Югары уку йорты килешү кысаларындагы бөтен бурычларны да үтәдек дип белдергән. 2018 елдан 2020 елга кадәр мәктәп уку йорты буларак дәүләт аккредитациясеннән мәхрүм ителгән.

Җинаять эше нигезендә Ракованың ике хезмәткәре тоткарланган. Мәскәүнең Тверь район мәхкәмәсе "Сбербанк"ның дигиталь белем бирү белән шөгыльләнүче ике топ-менеджерын – Максим Инкин һәм Евгений Закны сак астына озаткан. Алар икесе дә Мәгариф үсешенең яңа формалары дәүләт фондында эшләгән. Фондның элеккеге хезмәткәре Кристина Крючкова да кулга алынган. Шанинкада исә тикшерү бара.

Шикләнелүчеләрнең барысын да зур күләмдә мошенниклык кылуда гаеплиләр. Әлеге маддә нигезендә 10 елга кадәр төрмәгә җибәрергә мөмкиннәр.
Марина Ракова гаепләү белдерүләрен көтеп тормастан тикшерүдән качкан. Хокук саклаучылар аны элеккеге хезмәткәре белән Украинага юнәлгән булырга мөмкин дип шикләнә. Ракованың өендә тикшерүчеләр тиз генә җыенып чыгып китү билгеләре тапкан. Русия хокук сакчылары мөрәҗәгать иткән вакытта, Киев Русия ватандашларын теләр-теләмәс кенә бирә, дип яза "Коммерсантъ".

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG