Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пермь университетына һөҗүм иткән Тимур Бекмансуровның хәлен табиблар авыр дип бәяли   


Пермь университеты янында
Пермь университеты янында

Атышта җәрәхәтләнгән бер кеше – Пермь хастаханәсендә, тагын җиде кеше федераль үзәкләрдә дәвалана: аларның икесе авыр хәлдә, бишесенең хәле уртача.  

Пермь университетына һөҗүм иткән Тимур Бекмансуровның хәле әле дә авыр дип хәбәр иткән төбәкнең сәламәтлек саклау министрлыгы. Шул ук вакытта, министрлыкта белдерүләренчә, 20 сентябрьдә университетта булган атышта яраланучылар арасында хастаханәдә бер генә кеше калган, аның хәле канәгатьләндерерлек дип яза РИА Новости.

"Хәзерге вакытта Пермь хастаханәләрендә ике кеше кала бирә. Берсенең хәле – канәгатьләнерлек. Берсе, авыр хәлдәгесе – һөҗүм итүче. Ул аңында", дигәннәр министрлыкта.

Гадәттән тыш хәлдә җәрәхәтләнгән тагын җиде кеше федераль үзәкләрдә дәвалана: аларның икесе авыр хәлдә, бишесенең хәле уртача.

Университеттагы атышта 47 кеше яраланды, 6 кеше үлде. 13 яраланучыны, шул исәптән Тимур Бекмансуровны да Пермь хастахнәләрендә калдырдылар, җиде яралыны Мәскәү медицина үзәкләренә дәваланырга җибәрделәр. Тагын 21 кеше җитди медицина ярдәменә мохтаҗ түгел дип табылды яки хастаханәгә ятудан баш тартты һәм табиблар күзәтүе астында өйдә тернәкләнде.

Тоткарлаган вакытта Тимур Бекмансуровның корсагын һәм аяк-кулларын яралаганнар иде. Табиблар егетнең балтырының бер өлешен кисте. "Вечерняя Москва" хәбәренә күрә, операция ясаганнан соң аны гемодиализга күчергәннәр, ә 23 сентябрьдә, кирәкле чаралар күрелгәннән соң, Бекмансуровның хәле кинәт начарайган, бөерләре дә эшләми башлаган. 24 сентябрьдә Бекмансуровның хастаханәдә аңына килүен хәбәр иттеләр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG