Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбурда өч Башкортстан кызын үтерүдә шикләнелүче тоткарланган


Оренбурда үтерү булган урам
Оренбурда үтерү булган урам

Русия эчке эшләр министрлыгының Оренбур өлкәсе идарәсе Гай шәһәрендә Башкортстаннан өч студент кызны үтерүдә шикләнелүченең тоткарлануын белдерде.

Оренбур өлкәсендә туган, элек төрмәдә утырган 29 яшьлек Александр Лазарев 30 сентябрьдә студент кызларны үтерүдә шикләнелә. Полиция белдерүенчә, ул Орски шәһәрендә машина урларга маташканда тотылган.

Лазарев 30 сентябрьгә каршы төндә пычак белән үтерелгән өч кыз мәете табылган йорттан якында гына яшәгән. Кызларның икесе фатирда, берсе йортның ишегалдында үтерелгән. Корбаннарны янгын сүндерергә килүчеләр тапкан. Үтерүче, җинаять эзләрен бетерү өчен, ут төрткән дип фаразлана.

Җирле гай.рф язуынча, үтерү вакытында кызлар тирән йокыда булган, аларга йокы даруы бирелгән булырга мөмкин дип фаразлана. Кызларның икесе йоклаганда үтерелгән, берсе уянып качарга маташкан, әмма үтерүче аны ишегалдында куып тоткан диелә. "Московский комсомолец" язуынча, үтерелгәннәрнең киемендә Лазарев ДНКсы табылган.

Корбаннарның барысы да медицина көллияте студентлары булган. Башкортстаннан килгән ул кызларга 17, 18 һәм 19 яшь булган. Mash Telegram-каналы үтерелгән кызларның Әдилә Кәримова, Зөлфия Санкина һәм Айгизә У. булуын язды.

2012 елда башка бер үтерү өчен хөкем ителгән Лазарев өч ай элек кенә төрмәдән чыккан булган. "Оренбург медиа" медиа язуынча, ул Орскидагы "Апельсин" бары хуҗасын үтерүдә гаепләнеп тугыз ярым ел кырыс тәртипле төрмәгә хөкем ителгән. Ул чакта Лазарев полициягә үзе килеп гаебен таныган. Тикшерү барышында аның исерек хәлдә бар хуҗасы белән низагка кереп, аның муенына пычак кадаган. Лазарев Моны үз-үзен саклау өчен эшләгәнен белдерсә дә, мәхкәмә аның белән ризалашмаган. Аңа кадәр ул талау өчен хөкем ителгән булган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG