Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара журналистлар түрәләрнең офшорлары турында "Пандора архивы"н бастырды


Исемлектә Русия президентының якын дусты саналган Светлана Кривоногих, "Беренче канал" мөдире Константин Эрнст, "Ростех" башлыгы Сергей Чемезов гаиләсе, президент идарәсе башлыгы Антон Вайно, тышкы эшләр министрының туганы Александр Винокуров бар.

3 октябрь көнне Халыкара журналистлар-тикшеренүчеләр консорциумы (ICIJ) "Пандора архивы" дип аталган документ чыгарды. Бу – дөньяның 117 иленнән 600ләп журналистының уртак эш нәтиҗәсе. Журналистлар 14 офшор регистраторының архивларын өйрәнгән. Русиядән әлеге тикшеренүдә күптән түгел хакимият тарафыннан "ят агент" дип аталган "Важные истории" журналистлары катнашкан.

Документларга күрә офшор ширкәтләрдә Русия президенты Владимир Путинга якын булган Светлана Кривоногих, "Беренче канал" мөдире Константин Эрнст, "Ростех" башлыгы Сергей Чемезов гаиләсе, "Сбербанк" башлыгы Герман Греф, президент идарәсе башлыгы Антон Вайно, тышкы эшләр министры Сергей Лавровның туганы Александр Винокуров һәм башка кешеләрнең милекләре турында мәгълүмат урнаштырылган.

"Пандора архивы"нда барлыгы 12 миллион документ бар, алар 3 терабайт күләмен тәшкил итә. Күләме белән әлеге архив офшорлар турында иң күләмлесе булып санала, моңа кадәр чыккан "Панама архивы"нда бары тик бер офшор регистраторы мәгълүматлары булган.

Архивта барлыгы 35ләп хәзерге һәм элекке дөнья илләре башлыклары һәм 300гә якын югары вазифа биләүче түрәләр исемнәре бар. Исемнәр арасында Украина президенты Владимир Зеленский, Үрдүн патшасы Абдулла II, Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев, Чехия премьер-министры Андрей Бабиш бар. Мисал өчен, журналистлар хәзерге вакытта сайлау алды кампаниясен алып барган Бабишның офшор аша Франциядә 2009 елда сатып алынган утарын тапкан.

2016 елда халыкара журналистлар "Панама архивы" дип аталган документны чыгарган иде. Алар Русия президенты Владимир Путинга якын кешеләрнең офшор ширкәтләр кулланып музыкант Сергей Ролдугинга 2 миллиард доллар күчерүен күрсәткән.

Ул чакта Кремль Русия президенты Владимир Путинның дусты Сергей Ролдугинның финанс операцияләренең канунга каршы килмәвен һәм алар турында мәгълүматның җәмәгатьчелеккә чыгарылмаячагын белдергән иде.

Виолончель көенә акча юу
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:09 0:00

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG