Русия саклану министрлыгы "Циркон" һипертавышлы ракетын беренче мәртәбә су асты көймәсеннән җибәреп караулары турында игълан итте. Моңа кадәр "Циркон" су өслегендәге көймәләрдән генә җибәрелгән.
"Интерфакс" хәбәренә күрә, ракетны Баренцев диңгезе акваториясендәге "Северодвинск" атом су асты көймәсеннән җибәргәннәр. Тәҗрибәләр уңышлы дип табылган.
"Циркон" (3M22) - көймәләргә каршы канатлы һипертавышлы ракет. Аның ясалуын Русия президенты Владимир Путин 2019 елда Федераль җыенга еллык юллама белән чыгыш ясаганда игълан иткән иде.
Киләсе елда ул меңнән арты километрга барып җитә һәм сәгатенә ун мең километрдан артык тизлек белән оча алучы "Циркон" ракеты чыгару турында белдерде. Мондый ракетны бүген дөньяда булган ракетка каршы тору системнары тота алмый диелде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!