Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның кайбер оешмаларында коронавирустан мәҗбүри вакциналау кертелә 


Бу коронавирус йоктыру очраклары табылган һәм вакцина ясату күрсәткечләре аз булган оешмаларга кагыла.  

Башкортстанның COVID-19 йоктыру очраклары ачыкланган һәм вакциналау дәрәҗәсе түбән булган оешмаларында эшләүчеләрне мәҗбүри рәвештә вакциналый башлаячаклар. Бу хакта бүген республика хакимияте киңәшмәсендә Роспотребнадзорның Башкортстандагы идарәсе җитәкчесе Анна Казак хәбәр иткән.

Казак әйтүенчә, "гаиләдәгеләрдән коронавирус йоктыру очраклары булган, шул исәптән вакцина ясатканнар күрсәткече кайбер оешмаларда мәҗбүри вакцинация үткәрү турында күрсәтмәләрне Роспотребнадзорда җомга көнне үк әзерләгәннәр".

Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелин мәгълүматына күрә, 4 октябрьгә коронавирус йоктыруның 68,8 мең очрагы ачыкланган, шуның 488е – соңгы тәүлектә. Пандемия башыннан бирле 1,7 мең кеше үлгән.

Хәзерге вакытта Башкортстанда COVID-19 таралу белән бәйле рәвештә берничә этапта чикләүләр кертелә.

Татарстанда берничә ай рәттән Роспотребнадзор оешмаларга хезмәткәрләрне мәҗбүри вакциналау турында күрсәтмәләр бирә. Бүген исә Татарстан президенты республикада вакциналауның акрын баруына борчу белдерде.

Коронавирус: курку бетте, ә куркынычы бетмәде
please wait

No media source currently available

0:00 0:36:31 0:00
йөкләү

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG