Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин Азатлыкка мондый чараның максаты — татар телендә күңел ачу, телне җиңел, рәхәт рәвештә яшәтү һәм Татар китабы йортына җәмәгатьчелекнең игътибарын арттыру дип әйтте. "Татар телен һәр өлкәдә — юморда да, әдәбиятта да, сәнгатьтә дә, җидди темаларда да, бүгенге кебек көлкеле чараларда да яшәтергә кирәк", дип белдерде ул.
Әдәби импровизация – телне җиңел, рәхәт рәвештә яшәтү
Казандагы Татар китабы йортына җәйге ялдан соң "Казан кичләре" яңа форматта әйләнеп кайтты. Әдәби уеннар рәвешендә оештырылган "Әдәби импровизация" дип аталган беренче кичәдә Татар радиосы баш мөхәррире Рамил Шәрәфиев һәм радионың алып баручысы Әбри Хәбриев, D’әrt үзешчәннәр труппасы актерлары Ленар Хәммәт, Айназ Газизов һәм Ләйлә Хәбибуллина катнашты. Алар бер-берсенең һәм тамашачыларның әдәбият белемнәрен тикшерде.
мультимедиа
-
февраль 24, 2025Русия-Украина сугышына — 3 ел. Азатлык журналистлары сөйли
-
февраль 04, 2025Украинаның Сумы өлкәсендә тормыш ничек?
-
декабрь 26, 20242024 елда без кемнәрне югалттык?
-
декабрь 23, 20242024 елга нәтиҗәләр һәм 2025 елга максатлар
-
август 22, 2024Журналистлар Суджа шәһәрендә булып китте