Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге: Русия безнең тәкъдимнәрне үтәми


Европа Шурасының Парламентской ассамблеясе рәисе Хендрик Дамс һәм Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров
Европа Шурасының Парламентской ассамблеясе рәисе Хендрик Дамс һәм Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров

Русиягә полиция эшчәнлегенә карата булган шикаятьләрне тикшерердәй бәйсез оешма төзү һәм балигъ булмаганнарның гомосексуальлеге турында мәгълүмат бирүгә юридик тыюны гамәлдән чыгару тәкъдим ителгән булган.  

Русия Европаның расизм һәм түземсезлеккә каршы көрәш комиссиясенең ( ECRI) ике өстенлекле тәкъдимен үтәмәгән. Беренчесе – полиция эшчәнлегенә карата булган шикаятьләрне тикшерердәй полиция һәм прокуратурадан бәйсез оешма төзү. Икенчесе – балигъ булмаганнарның гомосексуальлеге турында мәгълүмат бирүгә юридик тыюны гамәлдән чыгару (ул традицион булмаган сексуаль мөнәсәбәтләрне "пропагандалау" турындагы канунда бар).
Бу хакта 5 октябрьдә чыккан Европа берлеге йомгагында әйтелгән.

Бу ECRI-ның беренчел тәкъдимнәре, аны комиссия 2019 елның мартында Русия турында соңгы зур мониторинг вакытында төзегән.

Тәкъдимнәрне ил хакимиятләре үтәргә ниятләми. Алар фикеренчә, Русиядә полиция эшчәнлеген күзәтү болай да бар. Моның белән Баш прокуратура, шулай ук иҗтимагый оешмалар, мәсәлән Русия иҗтимагый пулаты шөгыльләнә.

Гомосексуальлек мәсьәләсендәгеләрен исә түрәләр "Русия канун чыгару системы өчен бөтенләй мөһим булмаган" тәкъдимнәр дип атады. Алар гаилә һәм традицион гаилә кыйммәтләрен ныгыту һәм яклау ил хөкүмәтенең төп бурычларыннан берсе дигән конституциядәге сүзләргә сылтана.

"Традицион гаилә кыйммәтләре" төшенчәсе, күрәсең, балигъ булмаганнар арасында гомосексуальлекне алга сөрүне үз эченә алмый", диелә DW китергән документта.

Моннан тыш, сивил җәмгыять төркеме ECRI-га үсмерләр арасында традицион булмаган җенси мөнәсәбәтләрне пропагандалау турындагы маддәне бозган өчен административ штрафлар саны кимүен хәбәр иткән. 2020 елның беренче яртысында 15 эш кузгатканнар, аның берсендә генә мәхкәмә штраф түләтү карары чыгарган. 2019 елда 20 эш кузгатылган, дүртесенә штраф карары чыгарылган.

Европаның расизм һәм түземсезлеккә каршы көрәш комиссиясе Европа берлеге тарафыннан оештырылган. Ул Европадагы расизм, дискриминацияләү, ксенофобия, антисемитизм һәм түземсезлек проблемнарында махсуслашкан кеше хокукларының бәйсез оешмасы булып тора. Комиссия даими рәвештә әлеге темаларга хисаплар чыгара һәм Европа берлегендәге әгъза-илләргә бу мәсьәләләрдә тәкъдимнәр бирә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG