Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә кәмитче Мирзализадега Русиягә керүне тыю вакытын үзгәртергә кушты


Идрак Мирзализаде
Идрак Мирзализаде

Мәскәү мәхкәмәсе Идрак Мирзализаденең Русия эчке эшләр министрлыгына каршы дәгъвасын өлешчә канәгатьләндергән һәм кәмитчегә илгә керүне “акылга ярашлы” вакытка тыярга кушкан.  

Мәскәүнең Замоскворецки мәхкәмәсе сишәмбе көнне Идрак Мирзализаденың Русия эчке эшләр министрлыгына каршы дәгъвасын караган һәм аны өлешчә канәгатьләндергән. Мәхкәмә Мирзализадега ил эчендә булуны гомерлеккә тыйган карарны кире каккан һәм бу тыюны чикләнгән, "акылга ярашлы" вакытка үзгәртүне таләп иткән. Бу хакта артистның адвокаты Сергей Бадамшин хәбәр итте.

Алданрак Русия эчке эшләр министрлыгы Беларус ватандашы, стендап артисты Идрак Мирзализадега Русиягә керүне гомерлеккә тыйган иде. Урыслар турында шаярганнан соң аның Русиядә торуы "теләнми" дип табылды. Замоскворецки мәхкәмәсе бу тыюны апелляция мәхкәмәсе карары үз көченә кергәнчегә кадәр туктатып торды.


Кәмитче август башында 10 тәүлеккә кулга алынган иде. Аңа карата эш 2021 елның мартында "Разгоны" тапшыруындагы чыгышы өчен ачылды. Артист анда ксенофобия темасын күтәрде һәм Мәскәүдә фатир арендалаганда славян кыяфәтле булмаган кешеләрнең проблемнарыннан көлде. Мирзализаде абыйсы белән бер фатирга керүе, аларга кадәр анда "урыслар" яшәве һәм пычрак матрас калдырулары турында сөйләде.

Мирзализаде – Азәрбайҗанда туган талыш, Беларус ватандашы. Аның күп кенә чыгышлары милли стереотипларга бәйле. Ул Русиядә яшәүгә рөхсәт алган иде.

Кәмитче үзе тоткарланганнан соң иреккә чыккач та бу шаяруы өчен гафу үтенде, үкенүен әйтте. Артитстны хезмәттәшләре яклап чыкты. Алар Мирзализаде үз чыгышында ксенофобияне хупламады, киресенчә аңа каршы төште, дип, видео яздырды. Кәмитчеләр Мирзализадены хуплап концертлар оештырды.

Августта "Бердәм Русия" русофобларга илгә керүне тыйган канун өлгесе әзерләвен игълан итте. Документта Русиягә нәфрәт һәм дошманлык уятучыларны, СССРның Бөек Ватан сугышы елларындагы эшчәнлеге турында ялган таратучыларны, нациларның җинаятьләрен хуплаучыларны кертмәскә тәкъдим ителә. Фирка хәбәрендә руслар телгә алынмады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG