Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБның яңа кагыйдәләре аркасында "Солдат аналары" хәрби хезмәттәгеләргә ярдәмне туктата 


Русия иминлегенә каршы кулланылырдай мәгълүматлар исемлеге "Солдат аналары" эшчәнлегенә "җитди чикләүләр керткән". 

Хәрби хезмәткә чакырылучыларга һәм хәрби хезмәттә булганнарга хокукый ярдәм күрсәткән "Солдат аналары" хокук яклау оешмасы Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) яңа кагыйдәләре аркасында аларга булышуны туктаткан. ФСБ Русия иминлегенә каршы кулланылырдай мәгълүматлар исемлеген раслаган иде. Исемлектәге мәгълүматларны чыгарган өчен җинаять эше ачарга яки "ят агент" дип танырга мөмкиннәр.

Исемлек "Солдат аналары" эшчәнлегенә "җитди чикләүләр кертә", диелә оешманың сайтындагы мөрәҗәгатьтә.

"Хәзерге вакытта эшчәнлегебезнең дәүләткә дә, җәмгыятькә дә кирәк булмавын ачыктан-ачык аңлыйбыз. Дәүләт үсеш өчен башка юл сайлады, ә җәмгыять куркып калды һәм җиңел юллар эзләп яраклашырга мәҗбүр", ди хокук яклаучылар.

Федераль иминлек хезмәте раслаган исемлектәге мәгълүматлар дәүләт сере дип саналмый, әмма чит ил ватандашына, дәүләтенә яки ширкәтенә тапшырганда "Русия иминлегенә каршы кулланылырга мөмкин". Сүз русия гаскәрендә рухи-психологик климат, хәрби хезмәткәрләрне хәрби яктан әзерләү алымнары, гаскәрләрне материаль-техник финанслау һәм тәэмин итү, дислокацияләр һәм гаскәрдәгеләрнең саны, хәрби хезмәттәге җинаятьләр, шулай ук хәрбиләр турындагы шәхси мәгълүматлар турында бара.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG