Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстаннан Артем Прокофьев Русия думасында салым сәясәтен үзгәртү белән шөгыльләнмәкче


Артем Прокофьев
Артем Прокофьев

Татарстан табышының республикада 25 проценты гына калу дөрес түгел дип саныйлар КПРФ бүлекчәсендә.

Татарстанда сайланып Русия думасына китәчәк Артем Прокофьев Мәскәүдә салым сәясәтен үзгәртү белән шөгыльләнергә вәгъдә бирде. Бу хакта ул 6 октябрьдә КПРФның Татарстандагы бүлеге оештырган матбугат очрашуында белдерде.

"Бюджетара мөнәсәбәтләр – ул принципиаль мәсьәлә. Бу сорауны Татарстан һәм парламентта безнең фракция берничә тапкыр күтәрде. Безнең позиция бик гади. 30 процент керем җирле үзидарәдә, тагын 30ы – төбәктә һәм калган 30 процент салым федераль үзәктә калырга тиеш. Башта бөтен керемнәр бер урынга җыеп, аннан соң кире кайтару дөрес түгел. Һәр хакимият дәрәҗәсендә 30 процент салымны калдыру яклы. Бу башка илләрнең тотрыклы үсешенә китерә. Анда авыл җирлекләре үсешен күрәбез. Бу салымнарның гадел бүленү нәтиҗәсе. Беәдәгесен төзәтергә кирәк. Безнең фракция бу мәсьәлә белән шөгыльләнә", диде ул.

КПРФның Татарстан бүлеге секретаре Хафиз Миргалимов сүзләренчә, Татарстанда җыелган акчаның 25 проценты гына республикада кала. Ул елына 898 млрд сум керем җыелуын әйтте.

Моңа кадәр 2020 елда Татарстанда җыелган керемнең 71 проценты Мәскәүгә киткәне билгеле булды. Республикада 879,2 млрд сум күләмендә бюджет керемнәре, таможня һәм пошлина җыемнары тупланган.

Русия думасына узган сайлауда Татарстанда КПРФ 9,64 процент тавыш җыйды. "Бердәм Русия" фиркасе — 79,02 процент.

Хафиз Миргалимов сүзләренчә, узган сайлау нәтиҗәләре белән чагыштырганда, Татарстанда КПРФка тавыш бирүчеләр саны 2,5 тапкырга арткан. Коммунистлар өчен якынча 224 мең кеше тавыш биргән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG