Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германиядә Навальныйга сүз иреген яклауга керткән өлеше өчен премия бирелде


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Премияне оештыручылар бүләкне Навальныйга бирү - "Русиядәге 400гә якын сәяси тоткын, үтерелгән сәясәтчеләр һәм журналистлар турында искә төшерә", дип белдергән

Алексей Навальный M100 Media Award алман премиясе лауреаты булган. Аны мәгълүмат чаралары иреген һәм сүз иреген яклауга, шулай ук демократик принципларны ныгытуга керткән өлеш өчен тапшыралар. Бу хакта Deutsche Welle хәбәр итә.

Премия сайтында әйтелгәнчә, Навальныйны сайлап, премия коллоквиумының киңәш шурасы "бәйсез оппозиция һәм сивил җәмгыять, гадел мәхкәмә һәм кешенең төп хокукларын яклау аша Европа кыйммәтләрен яклауның мөһимлеге турында сигнал бирә".

Навальныйны бүләкләү, шулай ук "Русиядәге 400гә якын сәяси тоткын, үтерелгән сәясәтчеләр һәм журналистлар турында искә төшерә", ди оештыручылар.

Навальныйның премиясен көрәштәше Леонид Волковка тапшырганнар.

Без кайвакыт Германиядә плюрализмны кысрыклауларына яки сүз иреген чикләүләренә зарланабыз. Әмма Русиядәге хәлләр фонында безнең бу дәгъвалар вак-төяк кебек кенә күренә", дип белдергән премияне тапшыру тантаналы чарасында Германиянең Азат демократик фиркасе рәисе Кристиан Линднер.

M100 Media Award премиясен 2005нче елдан бирле тапшыралар. 2017 елда премияне "Дождь" телеканалы ("ят агент") баш мөдире Наталья Синдеева, 2014 елда Киев мэры Виталий Кличко алган иде.

Алексей Навальный "Ив Роше" эше нигезендә колониядә утыра. Аны агуланып, Германиядә дәваланганнан соң кайтканда һава аланында тоткарладылар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG