Accessibility links

Әлмәтнең "Нур" мөселман мәктәбе Русиянең иң яхшы мәктәпләре исемлегенә керде


Әлмәтнең "Нур" мөселман мәктәбе
Әлмәтнең "Нур" мөселман мәктәбе

"Нур" мәктәбе 2018 елның 1 сентябрендә ачылды. Анда укыту татар телендә бара. Мәктәптә башлангыч сыйныф балалары белем ала.

Әлмәттәге татар телендә белем бирә торган "Нур" хосусый мәктәбе Русиянең иң яхшы мәктәпләр исемлегенә керде. Укыту сыйфаты югары булганлыктан, ул "Русия федерациясенең 2021 елда иң яхшы белем бирү оешмалары" гомумрусия бәйгесенең лауреат исеменә лаек булды.

Мәктәпнең эшчәнлеге Русиядәге бәйсез фәнни-тикшеренү оешмасының статистика һәм экспертиза департаменты тарафыннан бәяләнгән. Тикшеренү кысаларында мәктәпләрдә белем бирү сыйфаты, укытучыларның һәм тәрбиячеләрнең һөнәри осталыклары дәрәҗәсе, мәктәпнең рейтинг абруе каралган.

Экпертиза нәтиҗәләре нигезендә "Нур" мәктәбе "Русия Федерациясенең 2021 елда иң яхшы белем бирү оешмалары" гомумрусия бәйгесе лауреатларының рәсми реестрына кергән. Бәйге иң югары квалификацияле белем бирә торган уку йортларын ачыклау, сыйфатлы эшләүче иң яхшы белем бирү үзәкләре хакында халыкка мәгълүмат бирү максатыннан уздырыла.

"Нур" мөселман мәктәбе 2018 елның 1 сентябрендә ачылды. Анда укыту татар телендә бара. Мәктәптә башлангыч сыйныф балалары белем ала. Малайлар аерым, кызлар аерым укытыла. Өстәмә уку вакытында балаларга ислам дине дәресләре бирелә. Мәктәп Татарстан диния нәзарәтенеке. Мәктәпнең максатларының берсе – балаларга балачактан ук ислам дине нигезләрен аңлатып үстерү. Мәктәптә ислам дине татар теле белән үрелеп бара. "Нур" мәктәбендә чит тел буларак гарәп теле өйрәтелә.

Бу белем бирү оешмасы Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы биргән лицензия нигезендә эшли. 2020 елда "Нур" мәктәбе дәүләт аккредитациясе турында таныклык алды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG