Коронавирус инфекциясенә каршы кулланыла торган "Спутник V" вакцинасын тану мәсьәләсенең Европа берлегендә әлегә кадәр каралмавына Русия үзе җаваплы. Бу турыда Европа берлегенең Русиядәге илчесе Маркус Эдерер РБК белән әңгәмәдә белдергән.
Илче сүзләренә күрә, "Русия Европа дарулар агентлыгы (ЕМА) сораган инспекция вакытын гел кичектереп килә, бу эшне тоткарлый. Бу сәяси түгел, техник мәсьәлә". Эдерер белдерүенчә, вакцинаны тану мәсьәләсен сәясәтләштерү турында сөйләгән вакытта Русия түрәләре "үзләре турында сөйли, чөнки бу мәсьәләне алар үзләре сәясәтләштерә".
Илче Русиянең үзенең дә Европа берлегендә танылган вакциналарны хупламавын искә алган. Әмма моңа карамастан, Европа берлеге Русиядән Европага чыгу һәм кайту эшен җиңеләйтердәй COVID сертификатларын үзара тану өчен кирәкле барлык мәгълүматны Русия сәламәтлек саклау министрлыгына 2021 елның июлендә үк биргән иде, дигән ул.
Эдерер сүзләренә күрә, Европа берлеге үзенә кермәгән 15 илнең моңа охшаш сертификатларын таныган инде, һәм бу илләрнең вакциналанган ватандашлары Европа берлеге илләренә килгән вакытта карантиннан азат ителә.
Русия һәм Европа берлеге илләре арасындагы сәфәрләр узган елның языннан чикләнгән иде. Шенген зонасы илләренең күпчелеге Русия туристларын кертми, алардан яшәү өчен рөхсәт яки башка аерым шартлар таләп ителә.
Русия вәкилләре элегрәк берничә мәртәбә Европа берлегенең "Спутник"ны танымау мәсьәләсен сәясәтләштерелгән эш, дип атаган иде. Дөньяның төрле илләренә җибәрелсә дә, Русиянең бу вакцинасы әлегә кадәр Дөнья сәламәтлек саклау оешмасында (WHO) да хупланмаган.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!