Accessibility links

Кайнар хәбәр

Элмир Низамов Казан консерваториясенең композиция кафедрасы мөдире итеп билгеләнгән


Элмир Низамов
Элмир Низамов

Быел Низамов Русия президентының 2020 елда яшь мәдәният әһелләре өчен премиясен алган иде.

Татар композиторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Элмир Низамов Казан дәүләт консерваториясенең композиция кафедрасы җитәкчесе итеп билгеләнде. Низамов үзе Азатлыкка сөйләгәнчә, кафедраны җитәкләргә дигән тәкъдимне ул җәй көне үк, музыка белгече, профессор Вадим Дулат-Алиев консерватория ректоры итеп билгеләнгәннән соң алган булган.

Консерваториядә композиция бүлеге аерым эшләми иде, ул музыка теориясе кафедрасы белән берләштерелгән иде дип сөйләде Низамов. Әлеге кафедраны Александр Маклыгин җитәкли, мин үзем дә анда укыдым, хәзер бу ике кафедраны аердылар, дип аңлатты ул.

"Композиция кафедрасын җитәкләргә чакыргач, бу минем өчен көтелмәгән әйбер булды. Әгәр композитор гына түгел, координатор да була алам икән, мин моңа шат" дип сөйләде Низамов.

Эльмир Низамов кафедра җитәкчесе буларак ниләр эшләргә теләгәнен дә әйтте. "Студентлар оркестры тарафыннан консерватория композиторлары музыкасын башкару традициясен яңадан торгызырга телим. Нәҗип Җиһановлар вакытында шундый гадәт кертелгән булган – консерваториянең оркестры елга бер тапкыр консерваториядә укып чыккан композиторларның әсәрләрен уйнаган. Әлеге традиция кире кайтыр дип өметләнәм. Анда чыгарылыш укучыларының гына түгел, педагогларның да, шул исәптән элек укытканнарының да музыкасы уйналачак, мәсәлән Җиһановның әсәрләрен. Композитор өчен бит иң мөһиме – аның музыкасы башкарылуы. Хәзерге композиторларыбыз иҗат иткән әсәрләрен башкару мөмкинлеге булмау проблемы булән очраша. Бу бигрәк тә оркестр белән башкаруга кагыла. Яшь композиторга оркестр табу авыр", диде ул.

Казан дәүләт консерваториясендә музыка теориясе һәм композиция кафедрасына 1948 елда нигез салынган. Әлеге кафедраны тәмамлаучылар арасында танылган композиторлар Әнвәр Бакиров, Алмаз Монасыйпов, Ренат Еникиев, Мәсгүдә Шәмсетдинова, Резидә Әхиярова, Луиза Батыр-Болгари, Радик Сәлимов һәм башкалар бар. 1969 елда бу кафедра музыка теориясе һәм композиция кафедраларына аерыла, 2010 елда исә аларны кире бергә кушалар. 2021нче елдан алып композиция кафедрасы мөстәкыйль рәвештә эшлиячәк.

Быел Элмир Низамов Русия президентының 2020 елда яшь мәдәният әһелләре өчен премиясен алды. Әлеге бүләк Русиядәге композиция мәктәбе традицияләре дәвам иттерүгә керткән өлеше өчен бирелә диелә. Бүләкнең күләме биш миллион сум. Шуннан соң яшь композитор белән Русия президенты Владимир Путин белән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты.

Элмир Низамов 1986 елда Сембер шәһәрендә туа. 2006 елда әлеге шәһәрдә музыка көллиятенең фортепиано бүлеген, 2011 елда Казан дәүләт консерваториясенең композиторлар әзерләү факультетын (профессор А.Б. Луппов классы), 2014 елда аспирантура тәмамлый. 2012 елда Австрия башкаласы Венада урнашкан Шёнберг үзәгендә стажировка үтә. 2015 елда Элмир Низамов, Ренат Харис либреттосына иҗат иткән "Кара Пулат" операсы өчен "Тантана" театр бүләгенә ия була. Моннан тыш, Низамов Муса Җәлил һәм Дамир Сираҗиев премияләре лауреаты, Русия һәм Татарстан композиторлар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG