Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү метросында Башкортстанга багышланган поезд йөри башлады


Мәскәүдә Башкортстанга багышлап бизәлгән поезд
Мәскәүдә Башкортстанга багышлап бизәлгән поезд

"Алга, Башкортостан!" дип аталган поезд мәскәүләрне Башкортстанның тарихи һәм башкорт мәдәнияте белән таныштырачак. 

11 октябрь көнне Мәскәү метросында Башкортстанга багышланган поезд йөри башлады. Поездны тантаналы рәвештә җибәрү чарасын 11 октябрь – Башкортстанның Республика көненә туры китергәннәр. Быел Башкортстанның Суверенитет турында декларация кабул итүенә 31 ел тулды.

"Алга, Башкортостан!" дип аталган тематик поезд Сокольники метро юлы буйлап йөриячәк. Ул мәскәүләрне Башкортстанның тарихи һәм башкорт мәдәнияте белән таныштырачак.

Вагоннарның бизәлешен "Мардизайн" милли дизайн студиясе башкарган. Әлеге студия берничә ел дәвамында Татар календаре чыгарып килде. Быел алар Башкорт календарен да чыгарды.

Мардизайн студиясе "Азатлыкка" сөйләгәнчә, Башкортстанга багышланган поезд Мәскәү метросында бер ай дәвамында йөриячәк.

Поезд биш вагоннан тора. Һәрбесе аерым бер темада бизәлгән. Аерым алганда, Уфаның күренекле урыннары, Башкортстан тарихы, башкорт халкы мәдәнияте һәм фольклоры, төбәкнең табигате, республиканың икътисады һәм сәнәгате темалары яктыртыла. Табигатькә багышланган вагонда шиханнар һәм Шүлгән-таш мәгарәсе турында сөйләнелә.

Вагон эче
Вагон эче

Вагонның эче-тышы башкорт милли бизәкләре белән бизәлгән. Шулай ук республика турында белешмә мәгълүмат тә китерелә – мәсәлән, аның мәйданы, халык саны, зур шәһәрләренең атамалары һәм башкалар.

Сентябрьда Казан шәһәре метрополитенында Татарстандагы төрле туган телләргә багышланган махсус тематик поезд йөри башлады. Ул республикада туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырылды. Поезд метрода ел азагына кадәр йөриячәк. Алты вагоннан торган поезд тышкы яктан тулысынча рәсемнәр һәм төрле телләрдәге фразалар белән бизәлгән. Поезд эчендә исә татар, урыс, чуаш, мари, удмурт һәм башка телләр турында кызыклы фактлар, гади һәм үзенчәлекле сүзләр-гыйбарәләр тәкъдим ителгән. Татар теленә поездда аеруча зур урын бирелгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG